Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатирәләр

Районда юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенә нигез салучы, чирек гасырдан артык шушы җаваплы хезмәтнең әйдаманы булып торган Әхмәтгали Мөхәммәтгалиевны әле үткән көздә генә соңгы юлга озаттык. Исән булса, быел аңа 85 яшь тулган булыр иде.

1971нче елның язында шоферлыкка имтихан тапшыруыбыз бүгенгедәй күңелгә уелып калган. Төркемебездәге 34 кешедән 17 курсант «вождение» тапшыру хокукына ия булды. «ГАЗ-51»нең руле артына, Әхмәт абый янына иң беренче булып мин кереп утырдым. Каушата. Кузгалып киткәч, Әхмәт абый әйтеп куйды: - Тизлегеңне арттыр, каушап тизлекне арттырам дип, киресенчә, киметкәнмен икән. Тукталыш тыела торган билге астына җиткәч тә, туктарга кушып сынап карады. Аның ул чактагы кисәтүләре юлда йөргәндә мине һәрчак искәртеп торды.
Хезмәт юлын гади колхозчы булып башлап җибәргән Әхмәт 34 яшендә район автоинспекциясенең беренче «нигез ташларын» сала башлый. 1962нче елның язында аны Балтач милиция идарәсенә чакыралар. Яңа булдырылган юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы постын тәкъдим итәләр. Башта җәяү, юлаучы машиналарга утырып, бераздан ике тәгәрмәчле «ИЖ-49»да район юлларын күзәтә. Ә аңа бу юллар таныш... 13 яшеннән, башта өйрәнчек-ярдәмче булып, аннан мөстәкыйль рәвештә район авыллары буенча аппаратураны чанада тартып, кайчак атта авыллар буенча кино куеп йөргән бит ул.
Бервакыт «матае» белән Шәмәрдән юлыннан кайтып килгәндә урман читендә, агачлар арасындагы бензовозны шәйләп алды. Аланлыкта 10-12 яшьләр чамасындагы малай печән чаба. Зуррагы, шофер егеттер инде, кабина белән цистерна арасына урнаштырылган ящикка печән ата. Каршыларына килеп чыккан погонлы кешене күргәч, малайлар каушап, туктап калдылар. Егетләр урманнан ерак булмаган авылдан икән. Әтисез үскәннәр. Олысы яңарак кына армиядән кайткан. «Әтиебезне урман эшендә үтергәннәр, мин 1 яшьтә генә калганмын» ди кечесе яшь аралаш. Андый җинаять тарихын ишеткәне булды Әхмәтнең «Болай йөреп кенә печәнле булмассыз. Урманчы белән сөйләшеп карагыз. Тыңламый, аңламый калмас, курыкмыйча йөге белән алып кайтырсыз», дип, үгет-киңәшләрен биреп китте. Урманчыга үзе дә бу хакта сүз катты.
Инспектор берәр елдан Норма авылын чыгып баручы печән төягән «ЗИЛ» машинасын туктатты. Башта «права»дагы фотосурәткә, аннан шоферның кояшта эшләп «коңгырлык» кунган йөзенә карап, елмаеп куйды. Аңлаштылар. Узган ел гына урманда очраткан егет бит.
Рәсемдә: Әхмәт Мөхәммәтгалиевның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин белән вафатына берничә ай кала төшкән фотосы. Фәргать бүлекне мәрхүм Әхмәт абыйдан моннан 25 ел элек кабул итеп ала һәм менә чирек гасыр инде шушы җаваплы эштә намуслы хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X