Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызларга

Сез, мөгаен, тугансыздыр Безнең бәхеткә генә. Йөртер идек сезне төреп Затлы бәрхеткә генә. Йә бәрхете булмый шунда, Йә вакыт җитми кала. Олы гөнаһ булыр, сезне Бәхетле итми кара! Алла коллары түгел без, Без - мәхәббәт коллары. Йөрәкнең дә сезнең хакка Яна ала торганы. Сөюдә дә талант кирәк. Без - талантлар,...

Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.
Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!
Алла коллары түгел без,
Без - мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.
Сөюдә дә талант кирәк.
Без - талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт - Таһирлар.
Үзегез генә белмисез -
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.
Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.
Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!
Фото: http://www.istoki-rb.ru/archive.php?SECTION_ID=310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250