Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хайваннарны яклау

Хайваннарны яклау законнары иң беренче 1635 нче елда Ирландиядә кабул ителә.

Бу закон буенча сарыклардан йоннарын йолкып алу һәм атның койрыгына сука тагып сукаларга тыелган.
1641 нче елда Төньяк Америкада Массачусет заливының колониясендә авыл хуҗалыгы хайваннарын яклаучы закон кабул ителә. Бу закон буенча һәр бер кешегә хайваннарга карата михырбансызлык һәм явызлык кылу катгый тыела. Соңра бу законны башка штатлар да кабул итәләр.
Иң беренче хайваннарга явызлык кылган өчен 1822 нче елда Лондонда ике кешегә мәхкәмә эше ачыла. Алар икәүләшеп атны кыйнаганнар һәм шуның өчен һәр берсенә 20 шиллинг штраф салынган.
1850 нче еллардан Франциядә әтәчләр, этләр һәм үгезләрне бер берсе белән сугыштыру тыелган.
Шулай итеп халыкларның хайваннарга карата явызлыклары сәбәпле 19 нчы гасыр башларыннан алып хайваннарны яклаучы төрле оешмалар, хәрәкәтләр пәйдә була башлыйлар.
Германиядә 1933 елда националь-социаль партиясе хөкемәткә килгәч хайваннарны яклаучы төрле законнар кабул ителә. Бу законнар буенча кешеләрнең иң олы рассасы ария рассасы була. Алардан соң бүреләр, бөркетләр, дуңгызлар. Яһүдиләрне күселәр белән бергә иң ахырга куялар. 1933 - 1938 нче елларда Германиядә кабаул ителгән законнар буенча хайваннарга карата явызлык кылу, аларны аулау тыела. Машинада хайваннарны дөрес итеп алып бару законы кабул ителә. Хайваннар өстеннән төрле тәҗрибәләр үткәрү тыела. Соңра тәҗрибә үткәрүләр рөхсәт ителсә дә, кайбер чикләүләр куела. Шул сәбәпле тәҗрибәләр лагерларда яһүдиләр һәм чегәннәр өстендә генә үткәрелә.
Сугыштан соң хайваннарны яклау хәрәкәтләре тагы да көчәя. 1977 елда Австралия фәлсәфә профессоры Питер Сингер "Хайваннарны азат итү" исемле китабын яза. Бу китап аны бөтен дөньяга мәшһүр итә. Сингер кеше белән хайваннарның мөгәмәләсен көйли торган законнар кабул итүне һәм закон нигезендә аларның хакларын тәэмин итүне алга сөрә. Бу китабының керешендә ул хайваннарны яратканы өчен түгел, ә аларның да хаклары булганы өчен яклыйм дип язы. Аныңча кеше хайванны яратмаса да аның хакларын үтәргә һәм хөрмәт итәргә ул бурычлы. Ул бу китабында корриданы, хайваннарны сугыштыруны, күңел ачу өчен зоопарклар тотуга һәм циркларда хайваннарны куллануга каршы чыга. Бу китабында ул кеше белән хайванны тигезләмәкче була һәм кеше тарафыннан хайваннарны эксплуатацияләүгә каршы чыгып веган тормыш рәвешен кабул итүгә чакыра. Ягъни хайваннарның итен генә түгел, ә сөтләрен, күкәйләрен, хәтта бал кортларының җыйган балларын да кулланнмаска чакыра. Әлбәттә хайваннарны рәнҗетү тыела, ләкин бу юлдан китү дә һич дөрес түгелдер. Шулай булса да аның бу китабы бик күпләрне уята, һәм төрле хайваннар хакын яклаучы хәрәкәтләрнең, оешмаларның барлыкка килүенә сәбәп була.
Безнең илебездә дә хайваннарга явызлык кылучыларга карата федераль закон бар. 245 нче статьясында болай дип әйтелә:
1. Жестокое обращение с животными, повлекшее их гибель или увечье, если это деяние совершено из хулиганских побуждений, или из корыстных побуждений, или с применением садистских методов, или в присутствии малолетних, - наказывается штрафом в размере до восьмидесяти тысяч рублей или в размере заработной платы или иного дохода осужденного за период до шести месяцев, либо обязательными работами на срок от ста двадцати до ста восьмидесяти часов, либо исправительными работами на срок до одного года, либо арестом на срок до шести месяцев.
2. То же деяние, совершенное группой лиц, группой лиц по предварительному сговору или организованной группой, -наказывается штрафом в размере от ста тысяч до трехсот тысяч рублей или в размере заработной платы или иного дохода осужденного за период от одного года до двух лет, либо обязательными работами на срок от ста восьмидесяти до двухсот сорока часов, либо лишением свободы на срок до двух лет.
Исламда хайваннар хакы
Кешеләр хайваннар хакында ике якка бәреләләр. Берләре аларны шул кадәр кызгана, хәтта аларның итләрен ашаудан, тиреләрен кулланудан баш тарта. Хәтта алар арасында шемпанзены шәхес буларак танырга чакыручылар да бар. Икенчеләре аларны бер дә кызганмый.
Фото: http://vk.com/club37555394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250