Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәертдин Шәйхетдинов: "Батмаска дип эшлибез"

Райондагы кечкенә авыллар белән танышып йөргәндә күбесендә халык өчен көндәлек кирәк булган кибетләрнең эшләмәве хакында белдек.

Кием-салымны ярты елга бер алып та була, ә менә ипи, тоз, май һәрчак кирәк бит. Күрше авылга барыр өчен һәркемнең машинасы да юк. Әби-бабайларга нишләргә? Шушы сорауны район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәертдин Шәйхетдиновка бирдек.
- Бүген безнең карамакта 34 кибет бар, - дип сөйләп китте ул. - Шуның 11ендә райпо үз товарларын сата, калганнары арендага бирелә. 11 кибетнең һәрберсендә дә капиталь ремонт ясалды, ә менә арендадагыларның торышы мактанырлык түгел. Бүген эшләүче райпо кибетләре, нигездә, Чепья зонасыныкы. Әйтергә кирәк, бу берләшмә сәүдә нокталарын читкә сатмыйча саклап кала алды. Балтачта да ике кибетебез бар. Аның берсе пекарняныкы, икенчесе үзәктә - "Ризәлә" кибете. Алар көн саен иртәнге 7дән кичке сәгать 8гә кадәр төшке ялсыз эшли.
- Хәертдин Гаязетдинович, тулы бер район өчен бик аз түгелме соң бу?
- Аз, билгеле. Районның сәүдә нокталарын тагын да арттыру юлларын эзлибез. Халык ихтыяҗын өйрәнеп, алар сораган товарларны, ипле бәядән сатып базардагы конкуренциядә лаеклы урынны алу мөмкинлекләрен барлыйбыз. Табышы юк дип, шәхси сәүдәгәрләр йөрмәгән авыллар да безнең күз уңында.
- Үзем дә шуны сорамакчы идем. Бөтенләй кибете булмаган авыллар да бар бит. Алар товарны кайдан ала?
- Узган ел Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә сату объектлары булмаган авылларга транспорт белән чыгып сату мөмкинлеге тудырылды. 2014 елның ахырында безнең районга да ике "Автолавка" кайтты. Алар кибетсез авылларны график нигезендә азык-төлек белән тәэмин итә. Берсе Чепья зонасында Югары Сәрдек, Пукшинер, Карек Серма, Комзавод, Курамьял авылларына бара. Икенчесе Курмала, Көек, Түбән Ушма, Таузар авылларына чыгып сату оештыра. Үзләренә билгеләнгән авылларда сату вакыты төгәлләнгәч, күрше Киров өлкәсе авылларына да чыгалар. Бу исә җәмгыять кассасына өстәмә акчалар дигән сүз.
- Кечкенә авылларга йөреп кенә әллә ни акча эшләп булмыйдыр инде.
- Әйе, шуңа күрә бәйрәмнәр, төрле чаралар вакытында халык җыелган мәйданнарга сату белән бармый калган юк. Казанда үтүче авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барудан тыш, атна саен башкаланың төрле базарларына сату белән барабыз. Без җитештергән продукцияне казанлылар бик яратып ала.
- Шулай булсын инде берүк.
- Булыр дибез инде.Әле менә тагын өч машина кайтыр дип торабыз. Бүген бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Авылларга чыгу, шәһәр ярминкәләренә бару өчен дә мөмкинлекләр артачак.
- Газетабызның 28 нче гыйнвар санында район кулланучылар җәмгыяте турында "Батабызмы, калкабызмы?" дигән мәкалә чыккан иде. Батмыйча калкып чыгу ниятегез барып чыгармы икән?
- Батмаска дип эшлибез инде. Татарстан хөкүмәте, Президент Рөстәм Миңнеханов та райондагы кулланучылар җәмгыятьләренең базасын ныгыту, халыкка хезмәт күрсәтүдә эшчәнлеген яхшырту буенча зур бурычлар йөкли, бу юнәлештә хөкүмәт тарафыннан даими ярдәм булуына ышандыра.
Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250