Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт десанты” Карык-Серма авылында

Карык-Серма авылының барлыкка килү вакыты 1750нче еллар тирәсе дип исәпләнә. Ул чагында авылның исеме Урман Пүчинкәсе була. Бирегә халык Иске Торҗадан күченеп килә.

Бирегә халык Иске Торҗадан күченеп килә. Һәм тиздән туган авыллары хөрмәтенә авылны Яңа Торҗа дип атый башлыйлар. Әмма бу исем дә озак сакланмый, авылга Карык Серма исеме берегеп кала.
Риваятьләр буенча бу исемне 19 гасыр башында межа үткәрү өчен килгән чуаш кешесе биргән. Авыл яныннан башланып китә торган коры елгага көзләрен җылы якларга китәргә хәзерләнүче карга көтүләре төшә торган булган. Моны күргән землемер әлеге коры елганы Карык Серма дип атаган.
Карык Серма - чуваш сүзе, карга елга дигәнне аңлата. Тиздән әлеге исем авылга да күчкән. 1892 елда бик көчле янгын чыгып авыл янып бетә. Авылны яңадан торгызалар. Авыл район үзәгеннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан.
1930 елда "Гудыри" ("Гроза") колхозы оеша. Соңрак ул "Удмурт Коммуна"га үзгәртелә. Бүгенге көндә Карык Серма авылы Борнак җәмгыятенә керә. Бөек Ватан сугышына Карык Серма авылыннан 84 кеше китә, шуларның 49ы яу кырында ятып кала. Геннадий Петров исә Әфганстанда барган сугыш операцияләрендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250