Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хезмәт десанты" Карык-Сермада. Кич чыгасыңмы бүген?! (фото)

Китапханә белән бер бинада урнашкан авыл клубы тыштан иске күренсә дә,эче ялт иткән - бүрәнәләре таза, өстәвенә ныгытып юылган, агач исләре борынны ярып керә.

Һавасына кадәр рәхәт, сулыш алулары ук иркен. Нинди генә мәдәни чара үткәрсәләр дә, авылның активисты, укытучы Никитин Василий Петровичка мөрәҗәгать итмичә калмыйлар. Ул исә авылның төпле, акыллы, җәмгыятьтә сирәк очрый торган, булдыклы, өйләнмәгән ир-егете. Җәмәгать эшләрендә актив катнашып йөреп, балаларга җиренә җиткереп белем бирә торгач, үз гаиләңне булдырырга вакыт та калмый. Әлегә гаилә аның яраткан укучылары, өзелеп сөйгән туган авылы. Чөнки авылларның нәкъ менә Василий Петрович кебек ихлас карашлы патриотлар яшәтә дә инде.
Яшьләр клубка яратып йөри икән. Ишегалдында волейбол мәйданчыгы ясап куйганнар, һәр кичне шунда туп сугалар. Һәр шимбәне түләүле дискотека куела, бәясе 10 сум гына. Экологиик яктан чиста, агач клуб, билет бәясе чүп кенә - киләсе дә рәхәтләнеп туйганчы биеп-җырлап кайтасы.... Мәдәни чаралар әллә ни булмый, "заманында календарьдагы һәр кызыл дата саен концерт куя идек",- ди Василий Никитин.
- Хәзер төрле конкурсларда гына катнашырга туры килә. Клубның эченә карыйм да сокланып куям, идәне буялмаган, урындыклары теге чорныкы, сәхнәсе кечкенә генә булса да сокланам... чөнки аларда шушындый авылларда гөрләп узган безнең яшьлек хатирәләре яши. Биредә музей экспонатлары күп, ләкин аларга иркен урын юк, бәлки клубның верандасын музей итәргәдер? Ремонт буласы бар инде, диләр әйтеп бетер-бетермәс кенә. Клуб мөдире авыл яшьләрен мактый - барысы да акыллы, тәртип бозып йөрмиләр, клубта булган әйберләрне кадерләп саклыйлар, тыныч кына бильярд уйныйлар, кычкырыш, талаш, тавыш юк, ди. Шулайдыр шул, әгәр ызгыш-сугыш булса клуб бакчасы тулы гөмбә үсмәс иде, тапталып, изелеп бетәр иде.

Авыл халкы белән аралашканда ниндидер курку хисе сизелә, кемнән куркалар, ни өчен? Аңлавы кыен түгел, кыскартудан да куркалар, оптимизация җилләренең кабат килүеннән дә шүрлиләрдер, җирле җитәкчеләрдән дә өркиләр... Куркып яшәмәскә иде, җәмәгать, мондый таза, хезмәт сөючән авылның аяк терәп үз сүзен әйтерлеге бар.
Авылда озын гомерле агачлар күп - бәрәңге бакчаларының берсендә дистә еллар дәвамында гүзәл нарат үсеп утыра, ә авыл уртасында - клуб каршында юан кәүсәле тал горур кыяфәттә үткәнне-киткәнне каршы алып, озатып кала. Ул талны авыр елларда кисеп, утынга тотарга да маташып караганнар, ләкин ега алмаганнар. Аңа хәзер ничә яшь икәнлеген белүче дә юк. Гомере бетмәсә, агач та яши икән бит. Гомерләре бетмәсә, Карык Сөрмә кебек кечкенә авыллар да яшәр әлде. Нык, таза, матур авылга хәерле озын гомер телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: