Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт десанты» Комзавод авылында (ахыры, фото)

КАПКА ТӨБЕ БӘБКӘ ҮЛӘН, МАТУР ЯШИ КҮРШЕ-КҮЛӘН Комзаводның бәбкә үлән каплаган урамнары буйлап кошлар сайравына, агачлар шавына хозурланып барганда капка төбендә бибиләр саклаучы кыз янына туктадык.

Биредә Гөлфия һәм Ринат Зыятдиновлар яши икән. Соңрак авыл халкы белән аралашкач, аларның Комзаводның иң күркәм гаиләсе икәнен белдек. Икесе дә шушы авылныкы, эшкә булган уңган бер ул, бер кыз үстерәләр. Гөлфия апа гомер буе мәктәптә укыткан.

- Мәктәпнең ябылганына ике ел инде, хәзер өйдә. Җәйге чорда авыл балалары белән колхозга төрле эшкә йөрибез. Кышын фермада эшләүчеләрне ялга чыгарам. Авылда эш бетми инде. Җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерәбез, күп итеп мал асрыйбыз, - ди Гөлфия ханым.

- Зыятдиновлар кебекләр авылда шактый. 3-4әр сыер асраучылар да бар. Кайбер хуҗалыкларда сарык та тоталар. Хезмәт сөйгән кешегә авылда яшәргә була. Чишмәдән өйләргә су китерелде, газ кертелде. Авыл урамнарын гына рәтлисе калды,- ди староста Нургаян Исламов.

Комзаводта моңарчы интернет та эшләмәгән. Авыл активисты Гөлфия Зыятдинованың тырышлыгы, юл яруы белән узган ел интернетлы да булганнар.
- Рәхмәт, район электр элемтәсе җитәкчесе Рафил Хисамиев үтенечебезне тыңлады, 2014нче елның кышында авылга интернет килде, - ди Гөлфия ханым.

Бүгенге көндә кибет, клуб, медпункт гөрләп эшли. Көн саен авыл өстендә азан тавышы яңгырый. Мәчетнең тынып торганы юк, көн саен 7-8 кеше мәчеткә йөри, гает вакытларында читтәге авылдашлар да кайта, диләр комзаводлылар. Халык белән аралашканда, төрле чаралар үткәргәндә, төзелеш вакытларында акчалата ярдәм күрсәткән авылдашлары «Ак барс Аэро» җәмгыяте директоры Васыйл Каюмов, Рифат Миңмуллин, Марат Шәмсиев, әтиле-уллы Нәҗиповларга рәхмәтле булуларын әйттеләр. Клуб мөдире Фәрдия Исламова исә аеруча мәдәни чаралар үткәрергә ярдәм иткән авылдашлары Рифат Миңмуллинга газета аша рәхмәт җиткерүебезне үтенде.

- Нинди генә чара үткәрсәк тә, ярдәменнән калдырмый. Авылыбыз кечкенә булса да, сәнгатьне бик ярата бездә халык. Сәхнә ветераннары Флера Зарипова, Гөлфия Шәмсиеваны аерым әйтеп үтәсем килә. Заманында колхоз, район буенча беренчелекне бирмәгән әлеге ханымнарның сәнгатьне яратуы һәрберебез өчен үрнәк булып тора, - ди Фәрдия ханым.

Фәрдия Исламова үзе дә тынгы белмәс кеше. Ул клубта эшли башлаганнан алып авыл көнен билгеләп үтәләр. Әлеге матур гадәт инде 11нче елын дәвам итә. Дөнья мәшәкатьләре белән авылга кайтырга вакыт тапмаганнар да бәйрәм көнне төп нигезгә ашыга. Менә шулай бик күпләрнең рәхмәтен ишетеп яши ул. Тормыш иптәше Рафаэль белән ике кыз үстереп, шуларның уңышларына сөенеп, әниләре Хашия белән төп нигезне гөрләтеп яшәгән көннәре.

Зөлфия ШАКИРОВА,
Хәлил НӘКЫЙПОВ,
Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250