Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт һәрчак бәхетле итә

Хезмәтне күп очракта кеше дә күркәм итәргә мөмкин. Бигрәк тә сәүдә өлкәсендә. Тәмле тел, якты йөз, яхшы мөнәсәбәт сәүдә кешесен күркәм итүче сыйфатлар. Бу һәр чор өчен мәңгелек закон.

Заманында сәүдә алдынгысы булган Сылубикә Садыйкова да нәкъ шулай уйлый. «Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарган кешенең дусларына караганда, дошманнары күбрәк була. Мактанып әйтүем түгел, әмма мин нинди генә авыр минутлар булмасын кешеләргә начарлык эшләү яки уңышсызлыгына сөенү турында башыма да кертеп карамадым», ди ул сәүдәдә эшләгән елларын искә алып. Гаиләдә биш кыз үсә алар. Сылу иң өлкәне. Мәктәптә яхшы укуы, матур язуы белән аерылып торган. Мәктәпне тәмамлау белән Бакый абый Зыятдинов Сылуны мәктәпкә эшкә чакырып ала. Интернат идәннәрен юар өчен сабын алырга дип кибеткә килгән җиреннән Карадуган берләшмәсе директоры Фәргать Бәхтияров кызны конторга эшкә алып кала. Исәп-хисап эшен белмәү хезмәттә аяк чала. Шуңа да ул буш вакытларын исәп-хисап эшен өйрәнүгә багышлый. Тырышлык озак көттерми. Хезмәттәге төгәллеген, тырышлыгын тиз күреп алалар. Өч ел эшләгәннән соң Сылу Арча районының Тылангур авылына килен булып төшә. Матди хәлләрен яхшырту нияте белән Сылу һәм Вәли Үзбәкстан якларына юл ала. Биредә тормыш никадәр генә яхшы булмасын туган илне сагыну хисе көчлерәк булып чыга. Сылу апа кечкенә Алсу белән Карадуганга әнисе янына кайта, соңрак Вәли абый да. Ходай үзе сиздергән диярсең. Озак та үтми Сылу апаның әнисе мәрхүмә була. «Ярый әле кайтканмын. Соңгы көннәрендә янында булып, тәрбияләп соңгы юлга озаттым», ди Сылу апа. Әниләре үлгәндә төпчек сеңелләренә 18 яшь була. Сеңелләрен олы тормыш юлына озатуда да Сылу апа зур тырышлык куя. Вәли абыйга эш урыныннан фатир бирелә. Гаилә сөенечләрен арттырып уллары Илнур туа. Сылу апа хуҗалык кирәк-яраклы кибетенә эшкә урнаша. Серафим Ипонов, Суфия Мөхәммәтҗанова аның өчен сәүдә эшен бөтен нечкәлекләре белән өйрәтүдә бик көчле тәрбиячеләр булалар. Җитәкчесе Рузилә Сәмигуллина «мәктәбе» дә эзсез узмый. «Чын Суворов училищесы үттек без ул чакларда», дип искә ала Сылу апа яшь вакытларын. Атна саен Нократ Аланы, Йошкар-Ола шәһәренә мех фабрикасы теккән туннарны сатарга, Казанда ярминкәләрдә катнашырга еш туры килә аңа. Хәтта Мәскәүгә ярминкәгә дә Сылу апаны җибәрәләр. Чөнки беләләр: үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара. Өстәвенә таләпчән дә. Бу сыйфаты аның балалар тәрбиясендә дә эзсез узмаган дип әйтәсем килә. Балалары итагатьле, инсафлы булып буй җиткән һәм үзләренә нәкъ шундый ук парлар сайлап, әби-бабайны кадерле оныклар белән сөендергәннәр. Кияүләре Роберт, киленнәре Резеда да Садыйковларның үзләре кебек үк ярдәмчел һәм мәрхәмәтле.
Вәли абый белән Сылу апа икесе дә эшләгән урыннарында мактаулы хезмәткәр булып, ихтирам һәм хөрмәт казанган шәхесләр. Күршеләр белән матур яшәп, дусларының бихисап булуы да Садыйковларның байлык артыннан кумый, булганны дуслар-туганнар белән уртаклашып яшәвендә. Алар гаиләсендә һәркөн бәйрәм. Әле туганнар килә, хезмәттәшләр яки күршеләр кунакка керә. Менә бүген дә сөенечле көннәре. Казанда яшәүче уллары Илнурга өч бүлмәле фатир биргәннәр. Берничә ел элек инсульт кичергән Вәли абыйга да шушы көннәрдә чираттагы операция ясалырга тиеш. Өметләр акланып, барысы да яхшы булсын да, гаилә бәхетләре берүк кителмәсен генә.
Рәсемдә: Сылу Садыйкованың бик бәхетле көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250