Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт сөйгән халык дан-хөрмәткә лаек

2015 ел, тотрыклы, киеренке хезмәт елы булып узып китте. Бу хезмәтнеӊ нәтиҗәсе район икътисадыныӊ үсеш саннарында ачык чагыла.

Районда җитештерелгән тулай җирле продукт күләме 9 млрд. 790 млн. сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры шөгельләнгән күмәк хуҗалыклар моӊа үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Хуҗалыкларда узган ел сату бәяләре белән 3 млрд. 87 млн. сумлык продукция җитештерелде, авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүләрдән барлыгы 1 млрд. 949 млн. сум акча тупланды
Бу әһәмиятле, авыр тармакта 2613 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Игенчеләребез 116 мең тоннага якын икмәк (район буенча уртача уңыш гектарыннан 37,2 цн тәшкил итте, бу республикада иң зур күрсәткеч.), 15467 тонна бәрәнге җитештерә алдылар.

Районыбызда 62 мең 542 тонна сөт җитештерелде, бу 2014 нче ел белән чагыштырганда 2019 тоннага артыграк. Бер сыердан 6236 килограмм сөт савылды.

Терлекчелек тармагыннан 2015 елда 1 млрд. 662 млн.сум акча кереме тәэмин ителде.

Хүжалыкларда барлыгы 32 мең 900 тонна печән, 174 мең 913 тонна сенаж, 154 мең 363 тонна силос әзерләнде. Һәр шартлы терлеккә 39,6 центнер азык берәмлеге туры килә.

Район тормышында шәхси һәм фермер хужалыклары зур роль уйный. Бугенге көндә районда 8490 шәхси ярдәмчел хуҗалык һәм 93 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпкә алынган.

Узган чорда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда 30 мең тоннага якын сөт һәм 6 мең тоннадан артык ит җитештерелде.

Барлыгы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда 1 млрд. 397 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, бу районда җитештерелгән барлык продукциянең 15 %ы.

Авыл хуҗалыгы тармагыннан тыш бездә эреле-ваклы җирле сәнәгать предприятияләренең челтәре дә бар. Аларның эше белән таныштырганда башлап шуны әйтү урынлы булыр - сәнәгать тармагындагы эшләрнең торышы гаять әһәмиятле чөнки бу тармак предприятияләрендә эш яшендәге 700 якын райондашларыбыз эшли һәм бу кешеләрнең, аларның гаиләләренең яшәеш-көнкүреше шушы предприятияләрнең уңышлы эшләвенә бәйле. Бу өлкәдә безнең бурыч продукция җитештерүне үстерү, производствоны киңәйтү һәм шуның нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдыру, район бюджетын тулыландыру, хезмәт культурасын заман таләпләре югарылыгына күтәрү.

Бу өлкәдә 2015 нче елда 3 млрд. 3 млн. сумлык продукция җитештерелде һәм сатылды, 2014 ел белән чагыштырганда 48% күберәк.

Тулаем алганда район сәнәгать предприятияләре елны үсештә төгәлләсәләр һәм социль-икътисади үсеш программасында билгеләнгән бурычны үти алсалар да, сәнәгать продукциянен төп өлеше, ягъни 2 млрд. 723 млн. сумы сөт-май комбинатына туры килә, күрсәткеч үткән елдан 969 млн. сумга артык, ягни 155% усеш.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү өлкәсендә "Агрохимсервис" җәмгыяте 98 млн. 953 мең сумлык продукция җитештереп 2014 нче ел белән чагыштырганда 113 процентка эш башкарды.

Алдынгы терлекчеләр:
Рузия Фаварис кызы Фазылҗанова - "Смәел" җәмгыяте терлеклекчесе;
Марсиль Мөбарәк Фазылҗанов - "Смәел" җәмгыяте терлеклекчесе;
Зөлфия Нурислам кызы Гомәрова - "Кызыл юл" хуҗалыгы терлекчесе;
Ләйсән Мөдәрис кызы Әхмәтшина - "Игенче" хуҗалыгы терлекчесе;
Фәнил Мөбәракҗан улы Хөрмәтуллин - "Татарстан" җәмгыяте терлекчесе;
Валентина Сергеевна Габидуллина - "Кама" хуҗалыгы терлекчесе;
Илдус Илдар улы Фәйзрахманов - "Яңа тормыш" җәмгыяте терлекчесе;
Таһир Наил улы Газизуллин - "Яңа тормыш" җәмгыяте терлекчесе;
Мансур Мөнир улы Мөдәрисов - "Яңа тормыш" җәмгыяте терлекчесе;
Мансур Мәгъсүм улы Фазылҗанов - "Смәел" җәмгыяте терлеклекчесе;
Инсур Мансур улы Нәбиев - "Сосна" җәмгыяте терлеклекчесе;
Айгөл Габелхәй кызы Хәлиуллина - "Игенче" хуҗалыгы терлекчесе;
Алексей Николаевич Павлов - "Яңа тормыш" җәмгыяте терлекчесе;
Владелина Александровна Корнилова -"Яңа тормыш" җәмгыяте терлекчесе;
Айдар Гали улы Сәмигуллин - "Сәмигуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы;
Марат Мәгъм улы Гаптеләхәтов - "Яңа тормыш" җәмгыяте атчысы.

Алдынгы сыер савучылар:
Иң өлкән сыер савучы - "Кызыл юл" җәмгыятеннән Маргарита Шихметовна Әхмәтҗанова;
Иң яшь сыер савучы - "Алга" җәмгыятеннән Екатерина Сергеевна Фомина
Дания Кавил кызы Хәкимова "Татарстан"
Фатыйхова Миләүшә Васыйловна "Татарстан"
Резеда Миңнехан кызы Хәйруллина "Татарстан"
Светлана Николаевна Идиятуллина "Татарстан"
Елена Павловна Никитина "Труд"
Рая Пантелеймоновна Александрова "Труд"
Нина Юрьевна Трофимова "Дуслык"
Гөлсинә Зәйнәгетдин кызы Зарипова "Яңа тормыш"
Гөлсирә Гыйльфан кызы Сәләхиева "Яңа тормыш"
Рәмзия Камил кызы Әхмадуллина "Яңа тормыш"
Эльмира Рафаэль кызы Насыйбуллина "Смәел"
Таисия Николаевна Хрисанова "Смәел"
Екатерина Валентиновна Пиляева "Смәел"
Сәрия Рафаэль кызы Әхмәдиева "Смәел"
Гөлүзә Фәттах кызы Мөбәракшина "Смәел"
Алсу Фаварис кызы Фазылҗанова "Смәел"
Сәвия Фәрит кызы Фәттахова "Уңыш"
Лилия Гадил кызы Төхфәтуллина "Уңыш"
Татьяна Денисовна Ефремова "Дуслык"

Алдынгы механизаторлар:
Райнур Равил улы Бариев - «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы;
Рамил Шамил улы Билалов - «Игенче» хуҗалыгы комбайнчысы;
Нурислам Габдулла улы Сабирҗанов - «Бөрбаш» җәмгыяте комбайнчысы;
Марат Гарифҗан улы Сабирҗанов - «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы;
Илшат Мәсхүт улы Идиятуллин - Тимирязев исемендәге җәмгыять комбайнчысы;
Расил Хәйретдин улы Нәҗипов - «Якты юл» җәмгыяте комбайнчысы;
Рәсим Зиннәтулла улы Мотыйгуллин - «Бөрбаш» җәмгыяте комбайнчысы;
Зөлфәт Гарифҗан улы Хәкимов - «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы;
Илдус Гаяз улы Әхмәдиев - «Смәел» җәмгыяте механизаторы;
Рамил Рауил улы Фазыльянов - «Кызыл юл» хуҗалыгы механизаторы;
Николай Васильевич Байманов - «Смәел» җәмгыяте механизаторы;
Илсур Рәхимулла улы Хәбибуллин - «Арбор» җәмгыяте механизаторы;
Владислав Александрович Петров - «Яңа тормыш» җәмгыяте механизаторы;
Сәйдәш Якуб улы Фатыйхов - «Уңыш» җәмгыяте механизаторы;
Рафаэль Нурхамат улы Гарифҗанов - «Маяк» җәмгыяте комбайнчысы;
Хәниф Хәмит улы Рәхматуллин - «Бөрбаш» җәмгыяте шоферы;
Раил Габделбәр улы Ибраһимов - «Кызыл юл» хуҗалыгы шоферы;
Федор Хатам улы Пашкеев - «Труд» җәмгыяте шоферы.

Безнең эзгә басып яшьләр килә:
Булат Мансур улы Мөдәрисов - «Яңа тормыш» җәмгыятенең яшь комбайнчысы;
Рәдис Рамил улы Габдуллин - «Татарстан» җәмгыятенең яшь комбайнчысы;
Евгений Семенович Петров - «Дуслык» җәмгыятенең яшь комбайнчысы;
Фидарис Фәнис улы Гарифуллин - «Уңыш» җәмгыятенең яшь комбайнчысы;
Аяз Нияз улы Әхмәтгалиев - «Игенче» хуҗалыгы яшь комбайнчысы.

Сәнәгать өлкәсендә:
Рашит Фәрит улы Хәсәнов - «Ива мебель» фабрикасы директоры.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250