Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттә узган гомер

Вакыт... Вакыт... Күпме генә аны туктатырга, агышына күпме генә аяк чалырга тырышсаң да, ул үзенекен итә. Тыныч кына аккан агымсудай, күз ачып йомганчы, гомер көзләренә илтеп җиткерә. Сүзебез шушы көз айларында үзенең гомер бәйрәмен каршылаучы хезмәттәшебез - Пыжмара урта мәктәбенең география һәм тарих фәннәре укытучысы, 14 ел мәктәп директоры булып...

Эчкерсез кешеләре, яшеллеккә бай табигате белән сокландырган Балтач районы Комзавод авылы 1951нче елның 12нче ноябрендә авылыбызга, районыбызга файдалы егет бүләк итә. Ә ул эшләгән Сәрдек, Пыжма­ра авылы мохите аны горурланып әйтерлек туган як улы дәрәҗәсенә күтәрә.

1969нчы елдан башлангыч сыйныфлар укытучысы булып ачылган хезмәт юлы озын һәм киң, бәрәкәтле юл булып чагылыш таба. Юныс Һадиевич 1971нче елда армия хезмәтеннән соң, Пыжмара сигезьеллык мәктәбенә физкультура һәм сызым укытучысы итеп билгеләнә. География фәне белән артык кызыксынуы яшь егетне КДПИның география факультетына чакыра. Читтән торып уку йортын тәмамлап, 1978нче елдан бүгенге көнгә кадәр шушы мәктәптә нәтиҗәле эш алып бара 60 яшьлек юбилярыбыз. Белемен максатчан куллана белүен, оештыру сәләтенә ия булуын, кешеләр белән уртак тел таба алуын күздә тотып, аны 1984нче елдан урта итеп үзгәртелгән Пыжмара мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Юныс Һадиевичка җитәкче булып эшләп китүгә коммунистлар партиясенең Балтач район комитеты аппаратында эшләү чо­рында туплаган саллы тәҗрибәсе ярдәм итә.

Дүрт авылдан килгән балаларның иминлеген саклау да, укучыларны көндәлек кайнар аш белән тәэмин итүне күз уңында тоту да, мәктәпнең җылылыгын һәрдаим булдыру да, шул ук вакытта мәктәп белән колхоз эшләренә булышу да - барысы да җитәкче җилкәсендәге бетмәс-төкәнмәс эшләр. Ул чордагы эшләгән бер генә укытучы да, бер генә техник хезмәткәр дә Юныс Һадиевичның тискәре ягын табып әйтә алмый. Ул үзенең тирән белеме, көчле уңай энергиясе, дөньяны, кул астында эшләүчеләрне яклавы, аңлавы, юмор күңелле булуы, бер үк вакытта таләпчән була белүе белән дә мәктәпнең педагогик коллективы һәм авыл халкы алдында абруйлы җитәкче исемен аклады. Авыл, район Советы депутаты булып сайлануы шуны раслады. 14 елга сузылган җитәкче Вазыйфасы Юныс Һадиевичны тынгысыз, катлаулы чорда да уйланып эш итә белүче шәхес итеп танытты.

42 ел гомер хезмәт белән сугарылган, авырлыгы да, җиңеллеге дә бердәй килгән. Ничәмә-ничә буынга белем һәм тәрбия бирелгән, халык арасында агарту-масса укулары оештырылган, җәмәгать эшләре эшләнгән. Юныс Һадиевичның укучылары арасында полиция хезмәткәре дә, укытучы да, хисапчы да, шофер да, сыер савучы да бар. Күпме укучыга үзегезнең төпле киңәшләрегезне, күңел җылыгызны биргән кеше сез. Шушы истәлекле бәйрәмегез уңаеннан, укучыларыгыз сезнең алда баш ия, сезгә чиксез рәхмәтләрен юллый. Әлбәттә, чәчкән белем орлыклары шытып, тирән тамыр җибәргәннәр. Нәтиҗәсе дә куанырлык. Район мәгариф бүлеге, ВЛКСМ Үзәк, Өлкә комитетлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе - укытучының югары күрсәткечләре. Юныс Һадиевич хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк ир, кайгыртучан дәү әти, яраткан кияү, кадерле бабай биеклегенә ирешкән кеше. 35 ел бергә гомер итүче тормыш иптәше Резеда ханым аның олы терәге, ә кызлары Алия һәм Лилия аларның куанычы, горурлыгы. Икесе дә әти-әни һөнәрен, 300 елга якын педагогик династияне дәвам итүчеләр. Алия педагогика фәннәре кандидаты, укытучы. Лилия банк хезмәтк­әре, белем күтәрү курслары мөгаллимәсе.

Әйе, артка борылып карасаң, гомер үткәнлеге сизелә. Янәшәдә йөгереп йөрүче оныклары - Айсаф белән Миләүшә, баш калкытып килүче Мәрьям бабайларының җор телле, җыр-моңга гашыйк булуына сокланалар. Юныс әфәнде бүгенге көндә әбисен тәрбияләп бер савап алса, гомере буе Зөлфия әбисе һәм Рәфкат бабасына ярдәме өчен хатыны Резеда ханымның рәхмәтен тоеп яши. Ә гомер үтә. Берәүләр чи утын кебек пыскып, башкалар тормышын да сөремгә агулап ята. Ә менә Юныс Һади улы тормыш каршылыгын үзе җиңеп, алдан юл ярып, авырлыкларга бирешмичә, пар канатлы булып яшәгән шәхес. Ул йөгерек фикере, үткен сөйләме белән бик күпләрне хәйран калдыра.

Хөрмәтле Юныс Һадиевич! Юбилеегыз гөрләп үтсен. Пыжмара мәктәбе администрациясе, хезмәттәшләре-гезнең кайнар котлавын кабул итегез. Алдагы тормыш юлыгызда бәрәкәтле, истәлекле, матур вакыйгалар­га бай булсын. Парлы гаилә тормышыгызда һәрчак кирәк, терәк булып, кызларыгызның, кияүләрегезнең игелеген күреп, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, әбиегез хәер-догасында, күпсанлы кадерле туган­нарыгыз, кода-кодагыйларыгыз янәшәсендә бәхетле картлыкта яшәргә язсын.

Рәсемдә: юбиляр тормыш иптәше Резеда ханым белән.

Мәктәп коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X