Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттәшем турында

Була аралашырга шундый рәхәт кешеләр - алар белән якыннан аралашкан саен, сиңа эше яки киңәше белән ярдәм итәргә әзер торган мәрхәмәтле, эчкерсез кеше икәненә инанып, очрашкан саен, сөенеч кичерәсең.

Яңгул кызы Розаны ул район Советы башкарма комитетында эшләгәндә үк белә идем, ара-тирә гозерем төшеп мөрәҗәгать иткәндә, ул төрле сылтау табып, беркайчан да читкә бормады. Ә инде соңрак берара архивта бергә эшләргә туры килде. Ул яңа вазыйфасына тиз төшенеп, хезмәтен һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруы белән сокландырды.
Яңгул зонасында участок больницасында фельдшер булып эшләгән, игелекле хезмәте, һәркемгә игътибарлы, шәфкатьле мөнәсәбәте белән тирә-юньдә дан тоткан Екатерина Шипилова балаларына да миһербанлык сыйфатлары сеңдереп үстергән күрәсең. Ике олы кызы медик һөнәрен сайлап, әниләренең ышанычын аклагач, төпчек кыз Розаның да шул юлдан китәсе мәгълүм иде инде. Унынчыны тәмамлагач, уңышлы гына имтиханнар тапшырып, Роза да медучилищега укырга керә, берничә ай үтүгә, авылын, якыннарын сагынуга чыдый алмыйча шәһәрне ташлап кайтып китә. Әмма күңеле үтә нечкә, йөрәге сизгер бу кыз балага башкаларга игелек эшләүнең үзгәрәк юлы ачыла - ул район Советы башкарма комитетына машинистка булып эшкә урнаша. "Ничек өйрәнермен дә, бу җитди, дәрәҗәле коллективка ничек яраклашырмын" дигән шөбһәле уйлары белмәгәнне өйрәнергә зур омтылыш белән тырышып эшләү нәтиҗәсендә тиз юкка чыга, өлгер, күндәм булып, һәр яңалыкны ачык зиһенгә сеңдереп, җиренә җиткереп эшли белү сәләте, яшь булса да аңа карата ихтирам һәм зур ышаныч тудыра.
Ул чакта район Советы башкарма комитетының иң җаваплы хезмәткәрләре Роза Хәмитовна, Дания Котдусовналар аңа һәрдаим булышып, һөнәри осталыкка ирешергә ярдәм итеп торалар. Чөнки машинкада басарга тәкъдим ителгән кулъязма, нинди хәлдә булуга карамастан, бер хәреф хатасы да калдырмыйча гына түгел, ә бәлки рәсми документ стиленә яраклаштырып, җөмлә төзелешенә хәтле төзек һәм грамоталы булырга тиеш. Әлбәттә, моның өчен уяулык, игътибарлык кына түгел, бер кадәр редакторлык сәләте дә кирәк булгандыр. Хезмәт дәверендә мөһим мәгълүмәт туплап, аеруча пөхтәлек һәм оперативлык белән һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә күнеккән Роза Зарипова югары һөнәри осталыкка ирешә, коллективта зур абруй казана.
Менә шулай бик кирәкле белгеч булып, иртәге көнгә ышаныч белән эшләп йөргәндә, аңа архивка тагын да җаваплырак вазыйфага күчәргә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, универсал хезмәткәр Розаның яңа сыйфатларын ачарга мөмкинлек туа.
Бик җентекле хезмәт таләп ителгән бу үзенчәлекле вазыйфага икеләнеп кенә алынса да, Розаның эшлеклелек, төгәллек, язма документларда русча һәм татарча гаять грамоталы булуы аңа үзгә бурычларга тиз яраклашырга ярдәм итә һәм кеше белән ипле-җайлы аралаша белүе дә иң беренче үзенә үк файда китерә.
Розаның архивта эшли башлаганына да 15 ел тулып килә. Биредә инде ул күптән үз кешегә әверелде. Соңгы елларда архив эшчәнлегендә бик күп яңа юнәлешләр барлыкка килде. Төп документларны компьютер базасына күчерү, планлы һәм эзлекле рәвештә даими саклауга оешма-учреждениеләрдәге документлар туплау, саклауга куюны оештыру кичектергесез иң төп бурычлардан санала. Соңгы вакытларда социаль характердагы запрослар белән эшләү дә бик нык артты, пенсия билгеләүдә эш стажы һәм хезмәт хакларын ачыклап белешмә алырга архивка көн саен дистәләрчә кеше мөрәҗәгать итә. Ә бит төгәл итеп белешмә язып бирү өчен дә дистәләрчә дело актарырга кирәк. Бик җентекле, нигезле итеп эшли алу сәләте Розага электән күнеккәнгә күрә генә җиңел бирелә кебек тоела.
Әнә шулай һәртөрле җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаган Роза Каюмовнаның гаилә тормышы да бик җиңел булмады - ике кызына да югары белем бирү, аларны эшле-ашлы итү өчен бөтен кыюлыгын эшкә җигеп, бик күп чабарга туры килде аңа. 25 ел гомер иткән ире Равил вафатын да бик авыр кичерде. Шулай да үзенең нык ихтыяр көчен җигеп, авырлыкка сыгылмыйча, алга карап тулы канлы тормыш белән яшәргә табигый акылы һәм түземлеге җитте. Инде үзләре бала үстереп, гаиләле булган сөекле кызларына ул бүген дә иң ышанычлы терәк, тәҗрибәле, ипле, зирәк киңәшче. Катлаулы тормышының матур якларын да күңеленә сеңдереп, башкаларга кылган игелекле гамәлләренең куанычлы әҗерен татып, иминлектә-саулыкта, шатлыкта яшисе көннәре алда әле Розаның.

Фәридә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250