Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хикмәт дими ни дисең

Берәребездә корбан ашымы, башка берәр төрле мәҗлесме, урамыбызда яшәүче һәркемгә мәгълүм була. Чөнки туганнар, дуслар янына шушы урамда яшәүчеләрне дә чакырмый калмыйлар. - Күршеләр әйбәт бездә, урамыбызда бер-берсеннән хөсетләнеп, ызан бүлешеп, гаеп эзләп йөрүчеләр юк дип, - сөенешеп утырдык корбан ашларының берсендә.

Сүз кечкенә генә бер авыл турында түгел, төрле авыллардан килеп, Балтачның «Молодежная» урамында йорт салып яшәүчеләр турында. Норма авылында читтән караган кешегә чүп-чар булып тоелган әйберләр өчен дә мәш килешеп ызгышып яшәүче терәлеп торган ике күршедә булып кайтканнан соң үзебезнең урам кешеләре өчен сөенеп куйдым. Бервакыт малайның машинасы тормоздан ычкынып китеп каршы як йортның коймасын ваткач, күршем:
- Машинасына ул-бу булмагандыр ич. Койманы үзем төзәтеп куям мин аны, - дип әйтүе ни тора!
Ә Нормада терлек астыннан чыккан тирес өеме өчен районга кадәр хат язганнар. Адәм көлкесе. Үзара килешеп, һичьюгы җирле үзидарә аша хәл итәсе әйбер бит инде. Санэпидстанция белгече Фәйрүзә Латыйпова, экология буенча инспектор Мансур Ибраһимов һәм мин, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең җаваплы секретаре Фирдия Гыйльметдинова җитәкчелегендә шушы йортка килдек.
- Араларын җайларга тырышмадык түгел инде. Гел берсеннән-берсе гаеп эзләп йөрүләре, - диде безне озатып йөрүче җирле үзидарә хезмәткәре Алмаз Рамазанов.
Районнан кешеләр киләсен белеп торуына карамастан, хат язган Рамил С.ның капкасы ук бикле иде. Шунда ук ул күтәргән мәсьәлә бик үк мөһим түгел икән дигән фикер туды. Икенче өйгә кердек. Суфия Сәләхетдинова ире белән чыкты. Терлек астыннан чыккан тиресләре үз территорияләрендә булса да, ике арадагы коймага бик якын өелгән. Килгән кешеләр кимендә 4 метр ара калырга тиеш дип аңлаттылар.
- Язга чыккач, бакчага таратып бетерербез инде, - диделәр хуҗалар һәм башка алай якын өймәскә ышандырдылар. Суфия бик ипле хатын икән. Әрләшеп, тарткалашып ятмады. Күршеләрен дә ул кадәр гаепләп хурламады.
- Беренче язулары гына түгел. Әйдә, язсыннар. Шуннан рәхәт тапкач, - кына диде.
Тормыш тәҗрибәсе булган сабыр, тыйнак чын татар хатын- кызы образы күрдем мин анда. Тик менә районга хат язып махсус бригада китерткән Рамилләр гаиләсен генә күреп булмады. Җирле үзидарә кешесе аның кәрәзле телефонына да бик озак шалтыратып маташты, элемтәгә чыга алмады. Әллә өзеп куйган инде. Үзе чакырып нигә качты икән? Хикмәт дими ни дисең моны. Ә Суфия Сәләхетдиновага язмача кисәтү ясалды.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250