Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хикмәтле каләм

Җитәкче өчен пенсиягә чыгу - үзе олы сынау. Дөрес, эштән туктауны гади эшче дә авыр кичерә диләр анысы. Коллективтан, җәмгыятьтән аерылу беркемгә дә җиңел түгелдер. Тикмәгә генә, пенсиягә чыгу - кирәксезгә чыгу димиләр. Килешәсездер, нәкъ менә шушы кирәксезлек дигәне җитәкче даирә өчен икеләтә сынауга әйләнә дә инде.

Сер түгел, кулында дәүләте, власте булган кешегә барысы да ярарга, яраклашырга тырыша, ә инде кәнәфидән төшүгә үк инде аның бөтен яхшылыклары онытыла, ул үзеннән-үзе арткы планга күчә. Бу уңыйдан бик-бик сирәкләргә генә икенче төрле язмыш насыйп. Балтачта яшәүче, исеме татар матбугаты белән азмы-күпме таныш кешегә мәгълүм Әхәт абый Фазылҗанов әнә шул сирәләрнең берсе. Инде пенсиягә чыгуына егерме ел үтсә дә, элек унҗиде ел үзе җитәкләгән Балтач район газетасы редакциясе коллективы өчен ул әле дә редактор кебек. Коллективның һәр кешесе - ул киткәннән соң килгән яшьрәкләр өчен дә шулай. Үз-үзен тотышыннан чын интеллигентлык, олпатлык бөркеплеп торган, гади дә, шул ук вакытта бүгенгәчә үз дәрәҗәсен саклап кала белгән кешегә карата башкача мөнәсәбт була да алмый торгандыр инде. Аңа бүген дә элеккечә үк хөрмәт, ихтирам, һәр йткән сүзе, ул биргән бәя элеккечә үк бик мөһим. Моның сәбәбе олпатлыкта гынамы икән? Бәлки аның үз вазифасына тулысы белән тәңгәл килүе, чын редактор булуы да үзен сиздерәдер?

Күпкырлы талант иясе буларак, ул, чыннан да, кәнәфи биләүче генә түгел, җигелеп тарта торган чын иҗат кешесе булды. Энциклопедик белеме, авыл хуҗалыгын, икътисадны юклы-барлы белгечләрне бәреп егарлык итеп белүе язмаларын дәлилле, кызыклы итәргә җирлек булса, тырышлыгы, тынгысызлыгы каләменә һич кенә дә тутыгырга мөмкинлек бирмәде. Иң җитди, катлаулы темаларга Әхәт абый һәрчак үзе язды, атнасына өч мәртәбә дөнья күргән һәр газетада диярлек баш мәкалә аныкы булды.

Сәгать кебек төгәл, бик пунктуаль кеше буларак сокландыра, гаҗәпләндерә иде ул безне. Мәкаләләрне шулкадәр тиз яза, фикер сөреше шулкадәр эзлекле - кулъязмасында ник бер бозган-сызган яки өстәлгән урын булсын! Шуңа күрә аның башкаларга булган таләпчәнлеге гадәти хәл дип кабул ителә, эш-гамәлләре белән акланыла да иде.

Әтнә районының Комыргуҗа авылында туып-үскән, җиде ел армия хезмәтендә булган егетнең иҗади сәләте, күрәсең, ул чакта ук аерылып торган. Армиядән кайтуга, аны район газеасына эшкә чакыралар. Әнә шул чакта кулына алган каләмен бүгенгәчә - 56 ел кулыннан төшерми Әхәт ага. Үзе бер иҗат гомере. Һәм бик тә бәрәкәтле иҗат. Журналистикада бөтен жанрда да бердәй "колачлап йөзгән" Әхәт абый үзен хикәяләр остасы дип тә таныта. Анысының да илле еллык үткәне бар. Иң сөенечлесе: аның башлангычы "ВТ"га барып тоташа.

1954 елда "Социалистик Татарстан" газетасы кыска хикәяләргә конкурс игълан итте. Конкурска килгән 170 эш арасыннан дүртенче урын Әхәт абыйга тәгаенләнә. Иҗат эшенә яңарак керешкән егет өчен зур җиңү дә, киләчәккә стимул да була бу. Тагын ике елдан нәкъ шундый ук бәйгедә ул Шәүкәт Галиев белән икенче урынны бүлешә (ә беренче урын беркемгә дә бирелми). "Социалистик Татарстан" белән башланган иҗади элемтә дәвамлы булып чыга. Әледән-әле язмалары-хикәяләре басылып торган, иҗаты югары бәя алган егет бу редакция өчен үз кешегә әйләнә. Ә берничә елдан Арча районы редакциясендә редактор урынбасары булып эшләүче Әхәт абыйны төньяк зона буенча "СТ"ның үз хәбәрчесе итеп чакыралар. Биш ел шушы вазифада эшли ул.

- Иң яратып язган жанрым очерк һәм фельетон иде, - дип искә ала Әхәт абый. - Очерклар буенча үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә күп катнаштым һәм урыннар да шактый алдым. Фельетоннарны күбрәк юмор белән яза идем, бәлки шуңадыр да геройларым миңа үч сакламады. Киресенчә әле, үзем аларны күргәч кыенсына идем, ә аларның кайберләре берни булмагандай кунакка чакыра иде...

1972 елдан язмыш аны Балтач белән бәйли. Бу юлы инде гомерлеккә. Бер урыннан икенчесенә күчеп йөреп алҗудан гына түгел, бу якның табигатен, кешеләрен үз иткәнгә, нәкъ менә биредә төпләнә алар. Балтачның һәр авылын, алай гына да түгел, һәр борылышын, йөзәрләгән кешесен, тарихын биш бармагыдай белгәнг, биредә күптән инде аны үзләренеке - Балтачныкы итеп саныйлар. Ул үзе дә балтачлыларны башкаларга танытуда олы хезмәт куйды, бүген дә дүрт стена эчендә бикләнеп утырмый, үткәрелгән һәр бәйрәм-тантанада көтеп алынган кунак. Әйтер саллы сүзе, бирер киңәше, уртаклашыр тормыш тәҗрибсе бар - фикер-мөнәсәбәтен белдерергә җай чыкса, ялындырып тормый ул.

Матбугат сүзенең бик үтемле, тәэсирле һәм нәтиҗәле елларында эшләгән ветеран журналистны бүгенге җитди матбугатка, редакцияләрнең үз укучыларына, абунәчеләренә мөнәсбәте дә борчымый кала алмый. Газета-журналларга язылу кампаниясенең лотерея уйнатуга кайтып калуы, халыкның битарафлыгы, китапка мөнәсәбәт - гомер буе шул мохиттә кайнап яшәгән кеше буларак, билгеле, аларга да җаны сызлана аның. Бу көннәрдә сигезенче дистәсен түгәрәкләүче Әхәт абый әле дә тормыш агымыннан бер генә адым да калышмый, һәр өлкә, һәр юнәлеш белән хәбәрдар. Журналист булып "туган" чөнки.

- Бу һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады, чын-чыннан яратып эшләдем, - ди ул үзе.
- Шулай да, алтмыш яшегез тулуга редакторлыктан киттегез, - минәйтәм, - гәрчә, сәламәтлегегез, иҗади куәсегез ташып торса да...
- Исән-сау пенсия яшенә җитсәм, бер көн дә эшләмәм дигән сүзем бар иде, болай да редактор тапканчы бер ай тирәсе эшләргә туры килде әле, - дип көлемсери ул.

Монысы да Әхәт абыйча. Көчле рухлылар гына болай эшләргә - вәгъдәсендә торырга, вакытында башкаларга юл бирергә, үз-үзен хөрмәт иәргә сәләтле. Бәлки читтәгеләрнең кадер-хөрмәте әнә шуларга да баыврп тоташадыр?

Читләр генә түгел, үз гаиләсендә дә хөрмәт-ихтирам тоеп яшәве белән икеләтә бәхетле Әхәт абый. 55 ел гомер кичергән карчыгы Сания апа белән ил-көн алдында мактанырлык балалар үстерделәр. Гомер көзләрендә алардан, оныклардан игелек күреп яшәү эш дәверендә алган бүләк, дәрәҗәле исемнәрдән дә кадерлерәк лбаса.


Гөлсинә Хәбибуллина.
"Ватаным Татарстан", 4 декабрь 2007 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250