Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби комиссар Васыйл Вәлиев котлый!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Күпме еллар үтсә дә, сугыш каһарманнарының батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салганнарны, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шаһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге.


Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, завод-фабрикаларда, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.


Барчагызга тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, жан тынычлыгы телим.
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250