Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар һәм әти-әниләр!

Белем көне барыбыз өчен дә иң якты һәм шатлыклы бәйрәм. Аны мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк беренче сыйныф укучылары да, бу көнне үзләренең укытучыларын җылы хисләр белән искә алучы өлкәннәр дә зур түземсезлек белән шатланып көтә.

Быел районда 395 бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Балтачның бик күп оешма-предприятиеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясенә бик теләп кушылдылар, беренче сыйныфка баручы күпсанлы балаларның хыялларын тормышка ашырдылар.

Районыбызда укучыларга төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа белем һәм тәрбия йортлары ишекләрен ача, элек төзелгәннәре заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Мәгариф учреждениеләрендә тупланган бай, уңай тәҗрибәне тагын да үстереп, тирән белемле балалар тәрбияләү укытучылар алдындагы төп бурычларның берсе.
Илебезнең якты киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Моны балалар үзләре дә, укытучылар да, әни-әниләр дә онытмасыннар иде. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен, барыгызга да саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телим. Иң югары белем баскычларын җиңел генә яуларга, изге, кыю уй-теләкләрегезне тормышка ашырырга язсын.
Рамил Нотфуллин
Балтач муниципаль район башлыгы.
Фото: http://tolko-poleznoe.ru/scenarij-na-1-sentyabrya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250