Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтлик өлкән буынны

1нче октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышлап «Факел» яшүсмерләр клубы «Тормышыбыз бизәге - өлкәннәр» дип исемләнгән акция уздырды.

Яшүсмерләр СМУ микрорайонында яшәүче өлкәннәрне котлап, үз куллары белән открыткалар ясадылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, йөрәктән чыккан изге теләкләрен җиткерделәр. Өлкәннәр чыгышларны рәхәтләнеп тыңлады, балаларны аркаларыннан сөеп, рәхмәт әйтеп озатып калды. Балалар соңрак район үзәк хастаханәсендә дәваланып ятучы өлкәннәрне котларга барды. Балалар әби-бабайларга шундый шатлык бүләк итүләренә сөенеп бетә алмадылар. Бу акция бер көн белән генә чикләнми, балалар тарафыннан эшләнгән изге эшләр ел буе дәвам итә. Яшь буын өлкәннәрне, аларның кылган изге гамәлләрен беркайчан да онытмыйча, аларны хөрмәт итеп, яратып яшәсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250