Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хәтәр» династиясе дәвам итә...

Шушы көннәрдә тагын бер көрәшчебез «башлы-күзле» булды. Кем дисезме?

Заманында үзенең көче-куәте белән бөтен республиканы шаккатырган, «Хәтәр» кушаматы белән дан тоткан, милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, мәрхүм Дамир Зиннәтович Сафиуллинның улы Ранил Сафиуллин. «Кече Хәтәр» (республикабызның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин аны шулай дип йөртә) Ранил үзе дә соңгы вакытта танылып килүче көрәшчеләребезнең берсе. Әле кыска гына көрәш юлында Ранилебез хәйран гына уңышларга ирешергә өлгерде. Район ярышларының үз үлчәү авырлыгында алыштыргысыз җиңүчесе, авыл һәм район Сабантуйларының баш батыры, республикабызның иң дәрәҗәле традицион Муса Җәлил истәлегенә ярышларның, Татарстан беренчелегенең, Биектауда танылган көрәш осталары Мәгаз Сәхәбетдинов, Әсхәт Шәйхетдинов призларына узучы билбау көрәше ярышларының өченче, быелгы «Батырлар бәйгесе»нең дүртенче призеры. Менә шушындый җиңүләре белән көрәш тарихына кереп баручы егетебез шушы көннәрдә, алты ел яратышып йөргән сөйгәне - Әтнә авылы кызы Альбинаны үзенә яр итте. Нормада урнашкан 96нчы номерлы һөнәр лицее ашханәсендә яшь парлар гөрләтеп туй үткәрде. Бу көнне аларның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, көрәштәшләре рәхәтләнеп бәйрәм итте. Авылдашы, бүгенге көндә остазы - атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов, дуслары, спорт осталары Арбордан Ринат Хәйретдинов, Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗановларның котлаулары, Борнактан Ирек Хәкимуллин, Аланнан Азат Вафин кебек көрәшчеләре-безнең матур җырлары яшьлек бәйрәменә тагын да ямь өстәде. Батырлар чылбыры әнә шулай дәвам итә. Димәк, әле көрәшебез сүнмәячәк. «Хәтәр» династиясе дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250