Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш Төркия, исәнме Балтач

Төркия хәрби һава көчләре очкычы безнеӊ илнеӊ СУ-24 хәрби очкычын утка тотып, бәреп төшергәннән соӊ ике ил арасында вәзгыть катлауланды.

Ял сәяхәтләрен оештыручы кайбер оешмалар инде Төркиягә юлламалар сатуны туктаттылар. Россия чит эшләре Министрлыгы башлыгы Сергей Лавров кичәге чыгышында россиялеләргә Төркиягә барудан туктап торырга чакырды. Ике арада аралашу, сәүдә алышуы туктаса, бу хәлләрнеӊ бәһасе белгечләр тарафыннан 44 млр. доллар белән бәяләнә.
Мәдәни өлкәдәге югалтуларны уйласак, аларныӊ бәяләп тә бетереп булмый. Төркиягә товар алырга йөрүчеләр дә бу югалтуларны бик авыр кичерерләр, мөгәен. Күпләр, шул исәптән җәй көне дә кояшта кызынырга ике айга бер ял итәргә шушы илгә йөрергә ияләшкәннәр иде. Бәлки, моннан соӊ ямьле җәй айларында алар үз туган яклары, Балтачка кайтып ял итүне кулайрак күрерләр. Кайтсыннар, туган ягыӊ булып, аӊа кайту үзе бер бәхет бит ул.
Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250