Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәвеф-хәтәрләр булмасын

Бик буталчыклы елда - 1991нче елда кайтты ул армиядән. Шулай да эшсез иләс-миләс йөрисе булмады, тракторда эшләргә тәкъдим иттеләр.

Әмма Рамилнең хыялы машина була. Һәм 1 елдан «КамАЗ»га күчеп утыра. Шушы «КамАЗ» белән 15 елда хуҗалыкта меңнәрчә тонна йөк күчергәндер. Хәзер ул «ГАЗель» машинасында. Хуҗалыктагы инженер-техник хезмәткәрләрнең уң кулы. Техникага запас частьлар артыннан йөри. Рамилнең улы Рәдис тә әтисе һөнәрен сайлаган. Нормадагы һөнәр училищесында укый. Инде машина йөртү таныклыгы алган. Быел җәй каникуллар һәм практика көннәрендә үзләренең «Татарстан» хуҗалыгында «КамАЗ» машинасында эшләгән.

Бәрәңге басуында көзге яңгырлар ясаган пычракта да батып калмыйча бәрәңге ташып йөргәндә күреп сокланып, фотога төшереп алдым мин аны. Шушында Рәсим Нәфыйков та «КамАЗ»ы белән пычрактан юл ярып бәрәңге ташый иде. Сөйләшә торгач, аның Рамил Габдуллин белән туганнар икәнен белеп алдым. Рәсим 1998нче елда «ГАЗ-52» машинасында эшли башлаган. 2003нче елдан «КамАЗ»да. Гел кемнәрдәндер калган машиналар эләксә дә, планнарны үти, һәр елны яхшы нәтиҗәләр белән төгәлли. Гаиләсендә үрнәк әти дә әле ул. Тормыш иптәше Фәридә белән 2 бала үстерәләр. Уллары Әлфис мәктәптә укый, Рәлинә бакчага йөри әле.

Рәсим әти-әнисез, әбиләре тәрбиясендә үскәнгәме балаларым ятим калмасын дигән теләк аеруча көчле анда. Кая барса да юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп йөри, кирәкмәгәнгә тизлек артыннан куып үзенең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куймый. Гомумән, руль артында юлга чыккан шоферларның һәркайсына имин юллар, сабырлык, гаиләләре янына хәвеф-хәтәрсез, исән-имин кайтуларын телибез.

Рәсемдә: Рәдис Габдуллин.

Рәсим Нәфыйков.

Хәлил НӘКЫЙПОВ фотосы һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250