Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хыял” яшьләр үзәгендә беренче чыршы бәйрәме үтте (фото).

Бүген "Хыял" яшьләр үзәгендә районның мөмкинлекләре чикле һәм тәрбиягә алынган балалар өчен чыршы бәйрәме үтте.

Чарага махсус чакыртылган Казан артислары социаль яклау бүлеге белгечләре белән балаларга искеткеч матур бәйрәм ясады. Биредә беркем дә читтә калмады. Кечкенәләр дә, бераз зуррак балалар да уеннарда актив катнашып, җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай белән Кар Кызы да бүләкләрне жәлләмәде: тәм-томы дисеңме, уенчыгы...и-и-и сөенде инде балалар.
Сабын күбекләре белән булган тамаша, фокуслар балаларга аеруча ошады. Кечкенәрәк балалар түзмәде, күбекләрне тотып карарга дип түгәрәк уртасына ук чыкты.
- Елның-елында тәрбиягә алынган балалар районда үтүче чыршы бәйрәменнән читтә кала килде. Менә быел мондый балаларны да бәйрәмгә чакырып, дөрес эшләгәннәр. Күрегез әле, ничек куана алар. Бер-берсе белән аралашулары гына да ни тора, - диде бер әни.
Чыннан да, быелгы чыршы бәйрәме шул ягы белән үзенчәлекле булды. Балалар да, әти-әниләр дә чарадан канәгать калып, бер кочак бүләкләр белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250