Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хыял"да бүген хыяллар чынга ашты

Бүген "Хыял"да Кыш бабай белән Кар Кызы мөмкинлекләре чикле, тәрбиягә, опекунлыкка алынган һәм Украинадан кайткан балаларны Яңа 2016 ел белән тәбрикләде.

Районыбызда барлыгы мөмкинлеге чикле һәм тәрбиягә алынган 243 бала гомер итә. Бәйрәм кичәсенә килә алган 93 баланың йөзендәге шатлык хисләрен сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Аларның самими карашларында Яңа елдан - могҗиза, Кыш бабайдан - хыялдагы бүләк көтүләре чагыла. Балалар Яшел Чыршы тирәсендә Кыш бабайдан нинди бүләк өмет итүләрен санап чыктылар: серле бүләк, лего конструктор, коляска, айфон, кәрәзле телефон, компьютер... хәтта, нәни бәби сораучылар да булды.

Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәткәннәр бәйрәм кичәсендә үк бүләкләнде. Бәйрәм сценариясе бик үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Африкага очарга соңарган клоуннар белән төрле кызыклы уеннар балаларны аеруча җәлеп итте: сабын көбекләре дә очырдылар, шарлардан төрле җәнлекләр дә ясап күрсәттеләр. Ә кино төшерергә килгән "режиссёр" белән "оператор" исә үзләренә яңа геройлар эзләү белән мәшгуль булды. Иң зирәк һәм тапкырлар, көчле һәм җитезләр дә бүләкләнде. Районкүләм "Тормышымдагы бәхетле мизгелем" инша бәйгесендә җиңүчеләр исә истәлек бүләгенә лаек булды. Көшкәтбаштан Ислам Гобәйдуллин, Субаштан Нәзир Гыйльманов, Югары Кенәдән Рания Мортазина язган иншалар иң яхшылары дип саналды. бирелде.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250