Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җиңү гаиләсе" проектында катнашырга чакырабыз

Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау - илебездә яшәүче һәркемнең олы бурычы. Шул максаттан, Отечество.ру бүлегенең «Белем бирү, мәдәни – агарту порталы"нда "Җиңү гаиләсе" дип исемләнгән яңа проект барлыкка килде.

Илебез тарихында Бөек Ватан сугышында яулаган Бөек Җиңү - зур әһәмиятле урын били.

Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау - илебездә яшәүче һәркемнең олы бурычы. Шул максаттан, Отечество.ру бүлегенең «Белем бирү, мәдәни – агарту порталы"нда "Җиңү гаиләсе" дип исемләнгән яңа проект барлыкка килде.

Бу проектта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен сезгә http://www.ote4estvo.ru/index.php?do=new_register сайтына теркәлергәһәм рус телендә тарихи истәлекләрне язып җибәрергә кирәк булачак. Сезнең язмалар ( http://www.ote4estvo.ru/semya-pobedy/ ). басылачак.

Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш! Темабызның актуальлеге әнә шуннан гыйбарәт.

Эзләнү эшенең максаты:

Эзләнү-тикшерү эшчәнлеген аңлау;
Буыннар арасындагы бәйләнешне өйрәнү;
Бөек Җиңүгә гаиләмнең керткән өлешен ачыклау.

Бурычлар:

Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тирәнәйтү;
Сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан сораштыру, мәгълумат туплау;
Сугыш чорындагы гаилә тарихын язу;
Дусларыма сугышта катнашкан ерак бабаларым турында сөйләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү