Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иң-иң”нәр – Казанда

9 октябрь көнне Казанда республика күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

Безнең районнан бу бәйрәмдә район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин җитәкчелегендә унике кешелек делегация катнашты.

“Яңа тормыш” хуҗалыгының алдынгы терлек караучысы Фәнис Вәлиуллин мондый хөрмәткә быелның тугыз аенда терлек симертүдә ирешкән югары күрсәткечләре өчен лаек булган. Ул ел башыннан 250 центнер ит  җитештергән. Фәнис караган үгезләр тәүлек саен бер килограммнан күбрәккә үскән дигән сүз бу. Тырыш егет 1987 елдан – мәктәпне тәмамлаганнан бирле колхозда инде, диләр. Башта тракторда эшләгән, аннан терлекчелеккә күчкән. Таналар караганда да макталган егет, үгезләр симертүдә дә елның-елында матур нәтиҗәләргә ирешә. Унсигез ел буе хуҗалыкның иң алдынгы терлекчеләренең берсе ул. “Гаиләдә дә үрнәк әти Фәнис, тормыш иптәше Фәридә белән ике бала үстерәләр, әнисе Оркыяга игелекле бала булды, төп йортның җылысын саклап, бик матур гомер кичерәләр”, – диделәр “Яңа тормыш” хуҗалыгы бухгалтериясе хезмәткәрләре.

“Алга”ныкылар тагын бер слетта катнашучыбыз Азат Габделхаков белән: “Безнең төп тракторчыларның берсе ул”, – дип таныштыргач, өлкән кешедер дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Сигезенче елын гына хуҗалыкта механизатор булып эшләүче, быел җәен Субаш кызы Ләйсән белән гаилә корган булдыклы яшьләребезнең берсе булып чыкты Азат. “Бөтен эшне җиренә җиткереп, булдырып эшли, иртә яздан көзгә кадәр кырда, җир эшкәртүдә дә, терлек азыгы хәзерләүдә дә нормасын гел арттырып үти. Әтисе Гаделхак абый да гомер буе комбайнда, тракторда эшләде, әнисе Халидә апа алдынгы сыер савучы булды, абыйсы Айдар да хуҗалыкта шофер булып эшли, ул да бик тырыш”, – дип мактадылар Габделхаковларны.

“Смәел” хуҗалыгы сыер савучысы Людмила Тарасова – Сизнер килене икән. Ире Виталий белән дүрт бала тәрбиялиләр. Әби-бабай белән бергә, зур, күркәм гаилә булып яшиләр, тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Унбиш ел сыерлар савучы Людмила быел үзләре караган һәр сыердан 4835әр килограмм сөт саварга өлгергән инде. Бу район өчен генә түгел, республикада да югары күрсәткеч.

“Арбор”дан Фәнил Гаязетдинов турында да бик мактап сөйләделәр. Унсигез ел тәгәрмәчле тракторда эшләүче егет һәр елны алдынгылар арасында, быел аеруча әйбәт эшләде, диләр. Язгы-көзге кыр эшләре чорында кырда булса, кышын фермада, терлекләргә азык кертә, нинди эш бар, нәрсә кушсаң шуны эшли, барысына да өлгерә икән Фәнил. Бик тырышып, йорт җиткереп, башка чыкканнар, гаиләсе дә үзе кебек тырыш, эшчән. Хатыны Гөлнар хуҗалыкта сыер сава, уллары Фәннур КамАЗда эшли, Айнурлары да быел СПТУ тәмамлап, авылга кайткан.

Республика күләмендәге әлеге чарага катнашучы ике якташыбыз – хезмәт ветераны. Владимир Германович Семенов күп еллар “Активист” хуҗалыгы белән уңышлы җитәкчелек итеп, аның матди һәм техник базасын ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертсә, Бөрбаштан Хәлимә апа Корбанова заманында совхозда гына түгел, районда мактаулы терлекчеләрнең берсе иде. Дуңгызлар да карый ул, үгезләр дә симертә, сыерлар да сава. 34 ел хезмәт стажы бар. Тормыш иптәше белән алар үстергән биш баланың дүртесе язмышларын туган авыллары белән бәйләгән. Әлфияләре сыерлар сава, Сәлимәләре бозаулар карый, Гөлфияләре үгезләр симертүдә эшли. Уллары Ренат та күп еллар тракторда эшләгән, сәламәтлеге какшагач кына, тракторын калдырырга туры килгән. Бүген Хәлимә апа балаларыннан, килен-кияүләреннән, онык-оныкчыклардан кадер-хөрмәт күреп, бәхетле әби булып гомер кичерә. Куйган хезмәтләрен әле дә онытмаулары, менә шушындый чараларга чакырулары бигрәк тә кадерле, бигрәк тә сөенечле ветеран өчен.

Язмабызның исемен “Иң-иңнәр Казанга бара” дип куйган идек... “Иң-иңнәр” икәненә ышандыгызмы инде?

 

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар слеты

2
X