Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү көнен бәйрәм иткәннән калган тәэсирләр әле дә күңелдә

Батырлар аллеясына таба "Үлемсез полк" маршы агыла. Кулларыбызда батыр әби-бабаларыбызның фоторәсеме. Без аларны күкрәгебезгә кысып биеккә, тагын да биеккәрәк күтәрәбез. Гаять тә үтемле чара булган бу "Үлемсез полк" акциясе, чөнки хәзерге һәм яшь буынга Бөек Җиңүнең әһәмиятен ныграк төшендерергә, бәйрәмдә горурлык хисләре кичерергә ярдәм итә. Сүз Балтач районы башлыгы Рамил...

Батырлар аллеясына таба "Үлемсез полк" маршы агыла. Кулларыбызда батыр әби-бабаларыбызның фоторәсеме. Без аларны күкрәгебезгә кысып биеккә, тагын да биеккәрәк күтәрәбез. Гаять тә үтемле чара булган бу "Үлемсез полк" акциясе, чөнки хәзерге һәм яшь буынга Бөек Җиңүнең әһәмиятен ныграк төшендерергә, бәйрәмдә горурлык хисләре кичерергә ярдәм итә.
Сүз Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга бирелә: "Тупларның соңгы залплары ишетелгән коточкыч сугыш тәмамланган кояшлы май көненнән безне 71 ел аерып тора, - дип башлады ул чыгышын аллея түрендә урын алган, сафлары бик күпкә кимегән хөрмәтле ветераннарыбызны тәбрикләү сүзләрен ирештергәннән соң. - Күпме корбаннар, күз яшьләре, газиз улларын, ирләрен, әтиләрен, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен югалтулар, тылдагы газаплы, әмма батырларча хезмәт бәрабәренә яуланган Җиңүне безнең онытырга хакыбыз юк! Татарстаныбыздан гына да 700 меңнән артык кеше фронтка китте, арада 12 меңгә якыны - Балтачлылар. 5981 райондашыбыз сугыш кырларында ятып калды. Әле дә күбесенең каберләре мәгълүм түгел, хәбәрсез югалганнарны якыннары һаман көтеп яши. Билгесез солдатларыбыз да һәйкәл ташларына уелган. Алты райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 7000 нән артык сугышчыбыз төрле дәрәҗәдәге орден-медальләргә лаек булды. Берлин өстенә беренчеләрдән булып Кызыл байрак элгән Героебыз Габдулла Гарифуллин да безнеке! Канкойкыч сугышта районыбыздан 68 хатын-кыз катнашты, нәфис куллар корал тотты, илебез азатлыгы өчен көрәште. Дан һәм ихтирам сезгә, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Һәлак булганнарга мәңгелек Дан!" Район башлыгының ялкынлы чыгышыннан соң сүз РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевка, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиевка бирелде. Батырлар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды, "Мәңгелек ут" тирәсендә бер минутлык тынлык урнашты.

Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 712 ветеран гомер итә, шуның 23 е Бөек Ватан сугышы ветераны. Ә бәйрәмгә бик сирәге генә килә алган. Кечесе-олысы аларны якыннан күрү бәхетенә иреште. Рәсәй армиясендә хезмәт итеп кайткан хәрби ир-егетләребез һәм дә булачак солдатларыбыз марш атлап үткәндә мөхтәрәм ветераннарыбыз йөзендә күз яшьләре белән бергә шатлык чаткылары сизелде: "Киләчәгебез якты, матур, димәк, дошманны җиңүебез юкка булмаган", ди сыман иде алар.

Табигать бәйрәмгә кояшлы, ямьле көнен кызганмады, кичен урыны белән яңгыр коеп үтте. Бөек Җиңү бәйрәменең беркайчан да күз яшьләрсез генә узмавына ишарә кебек иде бу.

Кичен бәйрәм "Сабантуй" ял паркында дәвам итте, биредә Балтач халкы Татар җыр һәм бию ансамбленең чыгышларын карап хозурланды. Төнлә гайрәтле салют яңгырады! Җиңү көне күңелләргә якты хатирәләр белән уелып калды.


Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз (76 данә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250