Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү көненә - паспорт

Бөек Җиңү көне алдыннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасы оештырдылар.

Бүлек җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова иң элек яшүсмерләрне паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды, паспортка кагылышлы сораулар бирде. Укучылар әлеге сорауларга дөрес җаваплар биреп, үзләренең белемнәрен ныгытып кына калмадылар, ә тапкырлыкларын да күрсәтеп, үзләренең тормышларынлагы иң кирәкле мөһим документка – Россия паспортына ия булырга хокуклы булуларын дәлилләделәр. Паспортны укучыларга тантаналы төстә район миграция хезмәте бүлеге инспекторы Ирина Гарифуллина тапшырды. Бу чарада шулай район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм музей хезмәткәрләре дә катнашты. Алар балаларга фатыйха итеп, “Районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнары, Сез паспорт алган бу көнне зур бәйрәм буларак кабул итсәгез иде!” дип, теләк-тәкъдимнәрен ирештерделәр. Чыннан да, әлеге көн укучылар күңелендә озак сакланыр. Аларга биредәге хезмәткәрләр музей заллары буйлап экскурсия оештырдылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев