Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«И кызым, мин бит Путин акчасын күлгә тоттым»: тыл ветераны 50 мең сумын күл буен тәртипкә китерү өчен тоткан

Карадуган авылында яшәүче тыл ветераны Мәдинә Зыятдинова Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин биргән 50 мең сум акчаны күл буен рәтләргә тоткан.

– Безнең өй янында күл бар. Әни үзенә тиеш акчаны алган да, күл буен матурлаткан, – ди кызы Нурия. – Бу эшләрне алар энем Булат гаиләсе белән башкарган. Миңа кыенсынып кына әйтте. “И кызым мин бит Путин акчасын күлгә тоттым, — ди. Әнинең сүзләрен ишеткәч күңелем тулды. Бик тә горурландым. Ул күлне әти ясаткан иде. Әни бу гамәле белән әтинең рухын да шатландырган.


Карадуган авылның уртасында икән ул күл. Аны мәрхүм Бакый абый Зыятдинов ясатса да, тәртипләп тору эшләрен бөтен авыл белән башкаралар икән. Мәктәп коллективыда, колхоз җитәкчелеге дә үз өлешен кертә, ди.


– Әни үзе шулай хәл итте. Без исә, ул кушканнарын эшләдек кенә. Күл буен авылдашлар бик ярата. Ел саен мәктәп укучылары белән берлектә күл тирәсен җыештырабыз. Күлнең мәйданы зур. Шуңа да анда бар кешегә эш җитә, – ди килене Фирая. – Әни ирем белән миңа акчасын бирде дә, алып куйдырасы килгән әйберләрен әйтте. Без утыргычлар һәм чүп савытлары алдык. Берсен әнинең туган авылы Кенәбаш мәчете ишегалдына, калганнарын күл буена куйдык. Бу изге гамәле белән әни бөтенебезгә үрнәк күрсәтте.

erid: 2VtzqwTSgT9

Гөлгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин акча Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

erid: 2VtzqwTSgT9