Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

И мөкатдәс Хатын-кыз!

Районыбызның ханымнары-туташлары туган җиребезнең күрке, тормыш маягы!

Бәйрәм. Районыбызның ханымнары-туташлары нинди генә өлкәдә эшләсәләр дә, барысына да өлгерәләр, хәтта җыр-биюгә дә вакыт табалар. Сыер савучыларыбыз, терлекчеләребез таң белән торып фермага да йөгерәләр, өйдәгесен дә гөлләр кебек эшләп куялар, балалар тәрбияләүдә дә алгы сызыкта алар. Укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез хезмәттәге мең дә бер төрле таләпләрдән тыш гаилә тормышында да мөһим роль уйныйлар. Бу тормышның кайсы ягын гына алып карама, һәрберсендә дә гүзәл затларыбызны күрәбез. Үз-үзләрен тәрбияләргә, сәламәт тормыш алып барырга, спорт белән шөгыльләнеп, дәрәҗәле үрләр яуларга да өлгер алар. Илаһи затларның заман сулышы белән бер дулкында яшәүләренә таң калырлык! Сау-сәламәт һәм бәхетле бул, и мөкатдәс Хатын-кыз!

Фотода: Арбор авылы мәдәният йортының «Ядкарь» ансамбле ханымнары-туташлары, тормышта җиң сызганып эшли дә, сәхнәләрдә матур итеп, хисләнеп чыгыш та ясый беләләр. / Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: арбор авылы 8 март бәйрәм белән Халыкара хатын-кызлар көне «Ядкарь» ансамбле