Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү һәркемнең күңелендә

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Балтачның "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә "Халыклар дуслыгы" музее һәм Чепья китапханәсе хезмәткәре белән берлектә "Җиңү һәркемнең күңелендә" исеме астында әдәби-музыкаль кичә булды.

Чарада сугыш алды баласы, бик күп еллар шифаханәдә хезмәт күрсәткән Елизавета Абрамова сугыш чорындагы вакыйгаларын сөйләде. Бүлекчәдәге тыл ветераннары да бу әңгәмәгә кушылдылар. Кичәнең төп кунаклары булган Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева бәйрәм уңаеннан тернәкләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Чара ахырында "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган презентация күрсәттеләр һәм өлкәннәребезгә Георгий ленталары тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250