Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү таның якынайткан якташлар яки бәһасез мирас

Күз алдына китерсәң, 17-18 яшьлек таза, чибәр егет-кызларыбызның күбесе туган якларына әйләнеп кайтмаган. Аллаһ сакласын, әгәр бүген бөтен ирләр авылдан чыгып китсә, ни булыр? Уйларга да куркыныч.

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бик зурлап билгеләп узды. Масакүләм бәйрәм чаралары узды. Безгә тынычлык яулап, яу кырларында башларын салган, җиңү алып кайткан ветераннарны, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын тагын бер кат барлап, алар хөрмәтенә һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.

Күз алдына китерсәң, 17-18 яшьлек таза, чибәр егет-кызларыбызның күбесе туган якларына әйләнеп кайтмаган. Аллаһ сакласын, әгәр бүген бөтен ирләр авылдан чыгып китсә, ни булыр? Уйларга да куркыныч.

Безнең Кариле халкы, мәчет әһелләре кылган гамәлләре, яңа идеяләре белән башкаларга үрнәк булып тора. 7 май көнне авылыбызның аксакаллары, ак яулыклы әбиләре, авыл халкы Кариле мәчетенә җыелды, искиткеч матур, тәрбияви мәҗлес узды. Иң башта имамыбыз Айдар хәзрәт бик тә мәгънәле , үтемле вәгазь, аннан соң Коръән укыды. Ул көнне мәчеткә һәркем дини күчтәнәч белән килгән иде. Өйдә укып килгән Коръән сурәләре, тәһлил, тәсбихлар – җиңүгә үзенең көчен кертеп, вафат булган авылдашларга рухи азык иде. Имамыбыз һәрбер авылдашка аерым-аерым, исемнәрен атап, Коръән укып багышлады. Аксакалыбыз Әгъзам Һади улы, сугыштан соң да, җиңүнең икенче көнендә үк рәхәт тормыш башланмавы, ятим балаларның, тол хатыннарның, бәгырне телгән сугыш афәтләре турында хатирәләрен яңартты. Фаил абыебыз: “Солдатлар турында җыр җырлап кына булмый әле ул, без зиратларга барып, һәрвакыт каберләрне, чардуганнарны карап, чистартып, буяп, аннан соң догалар укысак, менә солдатларның җаннары тыныч, рухлары шат булыр” дип халыкны өмәләргә чакырды.Үзенең якыннарының каберен чистартып, күрше кабер кырыена чүп капчыкларын өю очракларын да бик ачынып әйтте. Менә шулай бөтен проблеманың яхшысын да, күңелсезен дә уртага салып сөйләшеп кенә хәл итеп була.

Икенче өлеше бигрәк тә күңелле булды...


Марзия Шакирова,
хезмәт ветараны.
Бу хакта тулырак "Хезмәт" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү