Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы авыл җирлеген барлыйлар

Авыл җирлекләре арасында кабат конкурс үткәрелә.

Әлеге конкурс ТР Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан, ТР Президенты ярдәме белән, 2013 елдан бирле уздырыла. Максаты - җирлекләрнең социаль-икътисади үсеш һәм халыкның тормыш сыйфаты дәрәҗәсе үсешенә омтылыш, шулай ук җирле мәсьәләләрне хәл итүдә өстәмә ресурслар җәлеп итү механизмын камилләштерү.

Быел конкурс кысаларында җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге 8 "бизмән"гә салып карала, алар арасында - авыл җирлегендә даими яшәүчеләрнең еллык уртача саны, муниципалитетның кеше башына исәпләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре, 100 кешегә исәпләгәндә кече һәм урта бизнес субъектлары саны, мөгезле эре терлекнең баш саны, кеше саныннан шәхси торак төзелеше күләме, авыл җирлегендәге юлларның гомуми озынлыгыннан каты өслеклеләренең өлеше күпме булуы, урыннарда җинаятьчелек торышы һ.б. исәпкә алына. Конкурста җирлекләрне мөмкин кадәр киңрәк колачлау өчен, кагыйдәсе бар: җиңүчеләр аннан соңгы 3 ел әлеге конкурста катнаша алмый, дип яза татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250