Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы участок вәкиле өчен тавыш бир!

Россиядә "Халык участок вәкиле" Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Ул инде өченче елын үткәрелә. Иң яхшы участок вәкилен халык интернет аша тавыш биреп сайлый.

Аның беренче этабы районнарда узачак. 11-20 нче сентябрь көннәрендә Baltasi.uchastkowyi2015@yandex.ru электрон почтасына, түбәндәге кандидатларның исем-фамилиясен күрсәтеп хат җибәрү юлы белән үзегезнең участок вәкиле өчен тавыш бирә аласыз.
Хөрмәтле райондашлар! Тавыш бирүдән читтә калмасагыз иде.

Район участок вәкиле, полиция капитаны Азат Зөлфәт улы Камалиев 1972 елның 15 февралендә Коми АССРның Комсомольский районы Промышленный бистәсендә туа.

1989елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый.
1989 елда Әлмәт физик культура техникумына укырга керә.
1990-1992 елларда армия хезмәте үтә.
1992-1993 елларда Әлмәт физик культура техникумында белем ала.
1993 елда район эчке эшләр бүлегенә участок вәкиле булып эшкә урнаша.
2011 елдан район полиция бүлегенең участок вәкиле.

Балтач бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Аның чикләре Ленин урамы буенча "Салкын чишмә" тыкрыгы кереп. Гомуми халык саны - 2966.

Намуслы хезмәте өчен район эчке эшләр бүлеге һәм министрлыкның Рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләренә ия.

Җитәкчелек тарафыннан үз эшен төгәл башкаручы хезмәткәр буларак бәяләнә. Алган белемнәрен тәҗрибәдә оста куллана. Халык белән уртак тел табып эшли.

Гаиләле, ике баласы бар, спорт белән шөгыльләнә.

Район участок вәкиле, полиция капитаны Айдар Ифрат улы Сафиуллин 1985 елның 14 сентябрендә Балтач районы Сосна авылында туа.

2003 елда Сосна урта мәктәбен тәмамлый.
2003 елда Алабуга махсус урта милиция мәктәбенә укырга керә.
2005 елда район эчке эшләр бүлегенә участок вәкиле булып эшкә урнаша.
2011 елдан район полиция бүлегенең участок вәкиле.
2012 елда Казан юридик институтын тәмамлый.

Балтач бистәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Аның чикләре Ленин урамы һәм "Салкын чишмә" тыкрыгына кадәр. Гомуми халык саны - 2839.

Намуслы хезмәте өчен район эчке эшләр бүлеге һәм министрлыкның Рәхмәт хатларына акчалата бүләкләренә ия.

Җитәкчелек тарафыннан үз эшен төгәл башкаручы хезмәткәр буларак бәяләнә. Алган белемнәрен Тәҗрибәдә оста куллана. Халык белән уртак тел табып эшли.

Гаиләле, бер баласы бар, спорт белән шөгыльләнә.
Фото: http://заполярка-онлайн.рф/rule-of-law/golosuj-za-nashix.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250