Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы укытучы

«2011 иче елның химия елы дип аталуы минем өчен гаять үзенчәлекле булды. Хезмәт юлымда зур уңышларга ирештем», ди Равилә Мөдәррис кызы.

Норма урта мәктәбендә гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган чын мөгаллимә - югары категорияле, химия фәне укытучысы Равилә Мөдәррис кызы Гарипова эшли. Ул бирегә КДПИны тәмамлап, ике ел Яңгул урта мәктәбендә укытканнан соң килә. Менә шул 1985нче елдан бирле Равилә апа туган мәктәбенә тугры хезмәт итү юлында, үзе генә белгән серле юллар аша үзенчәлекле дә, катлаулы да фәнгә карата укучылар күңеленә мәхәббәт орлыклары чәчә. Бу фәнни «серләр»не, белем бирү алымнарын республика күләмендә химия укытучылары белән дә уртаклаша. Аның соңгы елларда гына да 5 дәрес эшкәртмәсе «Мәгариф» журналында басылган, мөгаллимә район, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән фәнни гамәли конференцияләрдә дә чыгыш ясый, ачык дәресләр күрсәтә.
Равилә Гарипова химия белән беррәттән биология фәненнән дә белем бирә, шул чорда 15 ел мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе буларак башкарган олы хезмәте 1997нче елда республика мәктәпләре буенча мәктәп яны тәҗрибә участоклары арасында II урынга лаек була һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә.
Белем бирү системасында елдан-ел яңа төр технологияләр һәм алымнар, программалар барлыкка килә тора. Яңалыкка омтылуы, эзләнүчәнлеге белән ул укучыларны үз фәненә җәлеп итә белә. Аның укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, дипломнар белән бүләкләнәләр, район, республика, регионара олимпиадаларда җиңү яулап, урыннар алып кайталар. Равилә Мөдәррис кызы үзе дә химия фәне буенча БДИ тапшырган укытучылар арасында 100 балл җыя алган укытучыларның берсе! Һәр елда Норма мәктәбе укучыларын гына түгел, ә районның башка мәктәпләреннән мөрәҗәгать итүчеләрне дә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырлык һәм шушы юнәлештәге югары уку йортларына укырга керерлек итеп әзерләүдә дә мөгаллимәнең тырышлыгы гаять зур. Тормышта үз урынын табып, белем алып, хезмәт юлын башлаган укучылары өчен чиксез горурлык хисләре кичерә алуы белән бәхетле ул!
2010-2011нче уку елында район күләмендә оештырылган «Иң яхшы фән кабинетлары» бәйгесендә мәктәпнең химия кабинеты үз әзерлеге белән тулыландырылган җиһаз, әсбапларга нигезләнгәннәре арасында «Иң яхшы химия кабинеты» бәйгесендә I урынны яулый. Бу укытучының күпьеллык тәҗрибәсе, фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе. (Сүз уңаеннан, ә кайтарылган әзер кабинетлар арасында беренчелек Кече Лызи урта мәктәбендә),
2011нче елның тагын бер мөһим уңышы - Равилә Мөдәррис кызы Гарипова «Безнең иң яхшы укытучы» республика конкурсында грантка ия була.
Күпсанлы укучылары исеменнән, укытучым Равилә Мөдәррис кызын уңышлары белән тәбрик итәм, яңадан-яңа үрләр яулавын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250