Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы 50 инновацион идея конкурсында җиңүчеләр арасында Балтачлылар да бар

Казанның “Корстон” комплексында унөченче тапкыр уздырылучы “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” җиңүчеләре бүләкләнде.

Анда якташларыбыз, Смәел авылы егетләре Зиннур Гыйззәтуллин белән Фаяз Әүхәдиевлар да бар иде. Инновацияле эшчәнлеккә этәргеч бирү, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын алга сөрү, Татарстанның фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларын хәл итүдә Россия төбәкләренең, чит илләрнең интеллектуаль потенциалы кулланышына ярдәм итү максатында үткәрелүче әлеге конкурста Компьютер технологияләре һәм мәгълүматны саклау институтының директор урынбасары Зиннур Марсель улы – “Ел патенты”, ә Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты доценты Фаяз Нурислам улы “Социаль мөһим инновация” номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев