Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы тәҗрибәләр Мәскәүдә съезда тәкъдим ителәчәк

Бөтен илдән меңнән артык коммерциячел булмаган оешма вәкилләре Россиянең коммерцияле булмаган оешмаларының 10 нчы юбилей съездында катнашачак.

(Казан, 6-нчы февраль, «Татар-информ»). Чара 11-13 февральдә Мәскәүдә узачак, дип хәбәр итә коммерцияле булмаган оешмаларның гомуммилли берлеге матбугат хезмәте.

Съезд барышында 20дән артык төрле форматтагы чара узачак, шул исәптән практикумнар, проектларны ачык яклау, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар.

Делегатлар Россия Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» гы указында бәян ителгән социаль мәсьәләләрне чишүдә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеген активлаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр, шулай ук граждан җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге системасын камилләштерү, коммерциячел булмаган секторда социаль эшкуарлыкны үстерү, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүдә коммерциячел булмаган оешмаларның катнашуы буенча тәкъдимнәр һ. б. хакында фикер алышачак һәм әзерләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев