Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яфрак көче — тамырда

26 февраль көнне Балтач урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләренең уртак проекты кысаларында изге нияткә юнәлгән «Яфрак көче — тамырда» дип аталган бик матур чара узды.

Әлеге чараны концерт диеп кенә дә атап булмас иде, чөнки 2 сәгатькә якын вакыт аралыгында без нинди генә жанр төрлелеген тамаша кылмадык. Балалар һәм өлкәннәрдән аерым җырчыларны да, дуэтларны да, җыр ансамблен дә, 91 укучыдан торган хорны да, нәфис сүз осталарын да, каләм тибрәтүче әнине дә, биюче әти-әниләрне дә, балалар төркемен дә, музыка уен коралларында уйнаучыларны да, төрле милләттән булган гаилә ансамбльләрен дә, миниатюра-скетч та, хәтта спектакльне дә тамашачы хозурына тапшырдылар.

Ноктасына кадәр җиренә җиткереп сәхнәгә чыгарылган һәр номер артында күпме вакыт, йокысыз төннәр, хезмәт, тырышлык торганын уйласак, әлеге коллективка, чыннан да, баш иеп рәхмәт әйтерлек.

Чараның төп максаты исә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итү иде. Концертка килеп, әлеге эшкә үз өлешләрен керткән тамашачыларга рәхмәтләрен дә җиткерделәр. Район сәхнәсендә мәктәп укучылары һәм әти-әниләре белән берлектә мондый Хәйрия концерты беренче тапкыр узды. Бу, һичшиксез, балаларга зур үрнәк.

Концертта ватанпәр-вәрлек хисләре белән сугарылган номерлар да шактый иде. Сәхнә белән экранда бер тоташтан бер сулышта барган «Көтәм сине» дип аталган иҗади чыгышны караганда күзләре яшьләнмәгән кеше калдымы икән? Шушы номердан соң ук Айсылу Әсәдуллина башкарган җыр бу хисне иң югары ноктасына җиткерә алды.

Чараны оештыручы сыйныф җитәкчеләре дә әти-әни һәм балалар белән бергә бер сәхнәдә булды. Биюче әниләр белән беррәттән биергә чыккан Люция Илдус кызы Шәйхетдинованы, спектакльдә катнашкан Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина, Резеда Рафаэль кызы Шакирҗановаларны тамашачылар яратып та, горурланып та алкышлады. 

«Гаилә елы» уңаеннан программага алынган Туфан Миңнуллинның «Аерылабыз — хуш инде» дип аталган спектакле исә күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Искиткеч зур осталык белән һәр рольне җиренә җиткереп башкардылар аны артистларыбыз.

Чараның «Яфрак көче — тамырда» дип аталуының да юкка гына түгел икәнлеге тамаша ахырында бәян ителде. «Яшәешебезнең нәтиҗәсен, тормышы-бызның мәгънәсен күрер өчен балаларыбыз кирәк булса, уңышларга ирешер өчен әти-әниләребез кирәк. Шуңа да без бергә, бердәм булуыбыз белән көчле!» — дип тәмамладылар алар чыгышларын. Киләчәктә дә татулык, бердәмлек һәм уңышлар сезгә!

Тәнзилә Габдрахманова,
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев