Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташлар котлый

Без гомер - гомергә бу бәйрәмнән тылсым көттек

Таһир Һадиев – ТР Дәүләт Советы депутаты, Балтач районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе:
– Хөрмәтле якташларым! Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне! Яңа ел ул – үзенчәлекле бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә – барыбыз да көтеп ала. Без гомер - гомергә бу бәйрәмнән тылсым көттек, бу юлы да киләсе 2023 ел ил-көнебезгә иминлек, һәрбарчабызга сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, куанычлы яңарышлар, бәхетле мизгелләр алып килер дип ышаныйк. Яңа ел ул шулай ук хезмәт коллективларында бер кат ирешелгәннәрне барлау, йомгак ясау, алдагы елга планнар кору чоры да. Игенчелек, терлекчелек өлкәсендә ирешкән уңышлар буенча Балтач районы һәрчак әйдәп баручылар сафында. Заман нинди генә таләпләрен куймасын, Балтач халкы бар яктан да әлеге таләпләргә җавап бирерлек итеп эшне оештыра белде. Мин гомерем буе якташларымның тырышлыгына, сабырлыгына, ныклыгына сокландым, сокланам һәм чын ихластан алга таба да уңышлар телим. Элекке матур гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз югалмасын, Балтачыбызны таныткан матур традицияләребез, уңышларыбыз дәвамлы булсын! Иң мөһиме, еллар имин килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев