Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташлардан кайнар сәламнәр!!!

Татарстаныбыз дөньякүләм аренада биеклекләргә күтәрелсен!

Ренат Галиәскаров, алып баручы, популяр җырлар авторы:

Хөрмәтле райондашлар, якынлашып килүче яңа елда бар борчулар артта калсын, алда җылы очрашулар көтсен, дөньялар имин, күкләр аяз булсын! Нинди генә мәшәкатьләр килеп чыкса да, тормышка булган мәхәббәтебезне җуймыйк, җир җимертеп, шат елмаеп, якты киләчәккә өмет баг-лап, Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп, бары алга атлыйк!!

Ләйлә Минһаҗева, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы:

Кадерле райондашлар! Яңа 2023 ел якынлаша... Матур хыяллар, өметләр, Яңа елда бар да әйбәт булыр дигән ышаныч белән көтәбез Куян елын! Шулай булсын! Һәрберебезнең күңелендә матур хатирәләр, шатлыклы мизгелләр, якты хисләр белән генә урын алсын Яңа ел! Кыш бабай җил-давыллар кузгатып килсен дә, борчу-хәсрәтләрне, сагышларны таратсын! Җаныбызга тигән вируслар, илләр арасындагы каршылыклар тарих тузанында калсын. Яңа 2023 ел исә тарихта якты төсләр белән язылып, милләтебезне, туган телебезне, Татарстаныбызны дөньякүләм аренада биеклекләргә күтәрсен! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев