«Ялгыз хатыннарны рәнҗетмәгез!»
Җанөшеткеч хатны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Өч малай арасында бер кыз үстем. Күршедә — 4 кызлы гаилә. Мин бала чактан җырлый идем. Бер чара да, бер конкурс та минсез үтмәде. Ә сәхнәгә киеп чыгарга күлмәк юк. Уңайсызланып кына күрше кызларыннан сорап керәм. Бирәләр. Җырлыйм да, җиңүләр дә яулыйм. Сыйныф җитәкчебезне дә мактыйлар. Ул, прәннек-кәнфитен тотып, безнең өйгә әнигә рәхмәт әйтергә килә.
Әни, берни булмагандай, күчтәнәчләрен ала да кала. Ә миңа бер сүз әйтмәде мактап! Ичмасам, берәр тапкыр булса да: «Кызым, маладис, икенче вакыт сиңа матур күлмәк алып бирермен. Үз күлмәгеңне киеп җырларсың», — дисә! Юк! Гаиләдә бер генә кыз буларак, минем матур-матур күлмәкләр күп булырга тиеш иде дә бит, абыемнарның свитер, чалбарларын киеп үстем. Хәтта эчке киемнәрем дә санаулы булды.
Картәниемә сыенып үстем. Ул һәрвакыт оек-бияләй бәйләде, йон эрләде. Кызына ярдәм итәм, дип уйлагандыр инде. Мине җырлата да елый иде. Аннары: «Моңлы кеше бәхетсез була. Син башкалар алдында җырлама. Миңа гына җырла. Син җырлаганда мин изге теләкләремне әйтеп, догалар укып утырам. Башкалар алай түгел бит. Көнләшүчеләр, күралмаучылар бар. Аларның карасы сиңә дә йога», — дип еш кабатлар иде. Тик тыңламадым шул...
Беркөн шулай сәхнәдә Фидан Гафаровның бер җырын сузам. Кинәт бер егет миңа кушылып җырларга чыкты. Безнең авылга килгән шофер егетләрнең берсе иде ул. Халык безне елап тыңлады, аннары кабат-кабат сорап җырлаттылар. Шулай итеп, без бер гаилә булып киттек. Тик ирем белән бергә озак яшәмәдек. Балабыз булмады. Ирем шофер, нык эчә иде. Авариягә тарып үлде. 40 яше дә тулмаган иде. Ул чакта балалар йортыннан бала алу безнең якта юк иде. Булса, бер дә икеләнми алыр идем. Тик мин үземне уйламадым, абыйларымның балаларын үстерештем. Барлык эш хакым аларга китә торды.
Тагын иргә чыгу теләге дә булмады, вакыт та. Абыйларның балалары өйләнә башлады. Аларга алдан ук бүләкләремне әзерләдем. Тик мине бер туйга да чакырмадылар. Беренче туй вакытында «кеше күп булмый», диделәр. Икенчесендә, «Уфада, килен ягында үткәрәбез, урын юк», диделәр. Өченчесендә алдаша алмадылар кебек. «Син бит ялгыз хатын. Парлылар арасында берүзеңә кыен булыр бит», — диделәр. Абыемның өстеннән йөргән җиңгәм табын түрендә утыра, ә мин — аларның балаларын үстергән, үзләренә туктаусыз ярдәм иткән кеше — читтә калам.
Ялгызлык йокмый ул. Эх, кешеләр, нинди зур гөнаһ аласыз. Ятим хатынның күз яшләре бер тота бит ул!"
Менә шундый хат килде. Ялгыз хатыннарны аңлаучы юк шул...
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев