Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел каникулларын имин үткәрик!

Озак көтелгән бәйрәмнәр сәламәтлектә һәм күңел күтәренкелегендә узсын өчен гади, әмма мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Боз сөңгеләре һәм бозлавык

Кул-аякны каймыктырулар, җәрәхәтләнүләр кышкы вакыт өчен сирәк күренеш түгел. Кешеләр алкоголь кулланып бәйрәм иткән, шул сәбәпле уяулыкларын киметкән чорда исә имгәнүләр саны тагы да арта.
Бозлавык вакытында хәвефле урыннарны урап узарга тырышыгыз, машиналар йөргән юлдан йөгереп чыкмагыз. Кулларыгыз буш булсын, аларны кесәләрегезгә тыкмагыз — бу егылу ихтималлыгын тагы да арттыра. Әгәр дә егыла башлаганыгызны тойсагыз, җыелыгыз, кулыгызда булган әйберләрне түгел, үзегезне саклап калырга тырышыгыз.

Хәвефле таулар
Баланы тауда уйнарга җибәргәнче аны үзегез барып карагыз, шуып төшегез, сынагыз. Моның куркыныч шөгыль булуын, тайгак тау битеннән күтәрелергә, шуып төшүче алдыннан йөгереп чыгарга ярамаганлыгын һәм шуып төшкәч тә шунда ук читкә китәргә кирәклеген аңлатыгыз.

Пиротехника белән сак булыгыз!

Пешү, җәрәхәтләр алу, ампутация... Яңа ел бәйрәмнәренең мондый нәтиҗәләре турында уйлыйсы килми, әмма пиротехника куллану кагыйдәләрен бозу аркасында алар булгалый. Еш кына "бомбочкалар"дан һәм фейерверклардан балалар зыян күрә. Безнең бурыч — аларны зыян күрүдән саклау һәм пиротехника белән ничек эш итәргә кирәклеге турында дөрес үрнәк күрсәтү.

Беренчедән, балаларга беркайчан да петарда очырырга рөхсәт итмәгез. Икенчедән, пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Өченчедән, фейерверкларны йортларга һәм кешеләргә якын җирдә очырмагыз, ачык мәйданчыклар эзләгез. Пиротехника өстенә иелмәгез, ул эшләмәсә, аны сүтә күрмәгез.
— Пиротехника сатып алганда төргәкнең яраклылык вакытын һәм торышын тикшерергә, шулай ук, анда урыс телендә җентекле тасвирлама булуына инанырга кирәк, — дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре. — Пиротехниканы коры бинада сакларга кирәк. Аны җылыту приборларыннан, ут чыганакларыннан читтә һәм туры кояш нурлары төшмәгән урында саклау зарур.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркынычсызлык кагыйдәләре