Яңа елга яңа өметләр белән
Әңгәмәдәшебез – Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин
– Рамил Рашитович, менә 2022 нче елны озатттык, яңа – 2023 нче елга аяк бастык. Узып киткән 2022 ел Сездә нинди тәэсир-тойгылар калдырды?
– Һәр узып киткән ел үзенчәлекле, һәр ел үзенә генә хас вакыйгалары белән истә кала. Алдагы елларда коронавирус чиренең таралуы, табигать шартларының начар булуы безнең өчен сынау булса, узып киткән ел безнең өчен дә, гомумән алганда, илебез өчен җиңел ел булды дип әйтеп булмый. Ил халкының ныклыгы, сабырлыгы да сыналды, шушы сынаулар аша без тынычлыкның кадерен белергә, ярдәмләшү, үзара аңлашу, кеше хәленә керә белү кебек рухи кыйммәтләрнең әһәмиятен өр-яңадан бәяләргә өйрәнә башладык, дип саныйм. Шулай да, узып киткән 2022 ел районыбыз тарихына, халкыбыз күңеленә социаль-икътисадый үсештә ирешелгән күп кенә казанышлар белән дә кереп калды, дип әйтергә тулы нигез бар. Районның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре, гомумән алганда, начар булмады.
2022 елның 11 аенда районда җитештерелгән продукция һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 17 миллиард 852 миллион сум тәшкил итте. Барлык өлкәләрне исәпкә алып, район буенча 2 миллиард 420 миллион сумлык инвестиция җитештерүгә юнәлдерелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча районда җитештерелгән продукция һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 18 миллиард сумнан артып китәр дип фаразлыйбыз.
– Районыбыз икътисадында авыл хужалыгы төп тармак, бу өлкә өчен узып киткән ел уңышлы булды, дип әйтә алабызмы?
– Әйе, узып киткән 2022 елны авыл хезмәтчәннәре, гомумән, районыбыз өчен уңай килгән хуҗалык елларының берсе булды, дип әйтергә тулы нигез бар.
Узган ел бөртеклеләрдән 130 мең тоннадан артыграк икмәк җыеп ала алдык (үткән елдан 64 мең тоннага артыграк), шуның 127 мең 836 тоннасы күмәк хуҗалыкларга, ә 2 мең 164 тоннасы крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Район буенча уртача уңыш һәр гектардан 43,5 центнер тәшкил итте. Иң күп тулай җыем «Кызыл юл», «Игенче», «Татарстан» һәм «Сосна» хуҗалыкларында – 9 226 - 8 641 тонна булды. Барлыгы 23 мең 234 тонна ашлык сатудан хуҗалык кассаларына 262 миллион 906 мең сум акча керде.
Икенче икмәк булган бәрәңге районда 3 717 тонна җыеп алынды, һәр гектардан уңыш 277,4 центнер тәшкил итте.
Район хуҗалыклары сыйфатлы терлек азыгы җитештерүгә аеруча зур әһәмият бирделәр. Һәр шартлы терлеккә 50 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде, 2021 ел белән чагыштырганда азык хәзерләү күләме бермә-бер күп булды.
2022 елда 114 мең 836 тонна сөт җитештерелде, бу 2021 ел белән чагыштырганда 10 667 тоннага артык, үсеш 10 процент булды. Һәр сыердан 8765 килограмм сөт савылды. Барлыгы 7343 тонна ит җитештерелде.
Узган елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүләрдән авыл хуҗалыгы оешмаларына барлыгы 4 миллиард 959 миллион сумнан артыграк акча керер дип кѳтелә, бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 26 процентка күбрәк.
– Рамил Рашитович, халыкның тормыш дәрә-җәсен билгели торган төп күрсәткечләрнең берсе – ул хезмәткә түләү, бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бар?
– 2022 елның 11 аенда район буенча хезмәт хакы фонды 2 миллиард 678 миллион сум күләмендә исәпләнде, бу күрсәткеч 2021 ел белән чагыштырганда 116 процентны тәшкил итә.
Бер эшләүчегә исәпләгәндә район буенча уртача хезмәт хакы 31571 сумга җитеп, 2021 ел белән чагыштырганда 14 процентка артты. Шул ук вакытта уртача айлык хезмәт хакы күләме рес-публика районнары арасында түбән кала.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килгәндә эшләүчеләр саны 2162 кеше булып, аларның уртача айлык хезмәт хакы 36 мең 126 сум тәшкил итте, 2021 елдагы күрсәткечне 21 процентка үстерә алдык. Агымдагы елда кече бизнеста һәм сәүдәдә, хезмәт күрсәтү оешмаларында хезмәт хакын арттыру буенча эш оештыру безнең төп бурыч.
– Соңгы елларда районыбызда төрле максатчан Программалар аша алып барылган төзелешләр күз алдында, узып киткән елда бу уңай күренеш сакландымы һәм алда нинди төзелешләр алып бару фаразлана?
– Капиталь ремонт һәм төзелеш эшләре буенча республикада авыл районнары өчен каралган барлык программаларда катнашабыз һәм аларның барысы диярлек үзебезнең тѳзү оешмалары тарафыннан башкарыла. Төзелешләр турында район газетасы битләрендә даими яктыртыла, шуңа күләме ягыннан иң зурларын гына санап китәм. Мәсәлән: Бѳрбаш авылы мәдәният йортын капиталь ремонтлау (барлык чыганаклар аша исәпләгәндә 65 миллион сумнан артык эшләр башкарылды), Балтач бистәсендә №4 балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрү (33 миллион 500 мең сум), Югары Шубан авылы мәдәният йортына капиталь ремонт (25 миллион сум), Иске Салавыч авылында спортзалга капиталь ремонт башкарылу (21 миллион 600 мең сум), Түбән Сосна авылында мәктәпне капиталь ремонтлау (20 млн. сум), Шушма елгасы яр буе паркын тѳзекләндерүнең икенче ѳлешен дәвам итү (10 миллион сум). Моннан тыш, 77 миллион сумлык ясалма өсле заманча футбол кыры файдалануга тапшырылды. Бер күпфатирлы йортка, Яңгул урта мәктәбе, Улисьял авылы балалар бакчасы-мәктәп ашханәләренә ремонтлар уздырылды, Борнак авылында фельдшер-акушерлык пункты, Тагашур авылында заманча кибет төзелде, «Чиста су» республика программасы буенча Балтач, Кече Лызи, Бөрбаш, Куныр, Әтнә, Тагашур авылларында суүткәргечләр капиталь ремонтланды, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 4 ишегалды төзекләндерелде, «Газпром» оешмасының газлаштыру программасы нигезендә Балтачның яңа урамнарына 10 километр газүткәргеч сузылды, 19 мең 303 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды.
Юлларны төзекләндерүдә иң зур күләмле эшләрне – «Главтатдортранс» балансында булган 2 километр озынлыктагы Балтач-Бөрбаш-Алан юлында «МДСУ-1» оешмасы башкарды. Бу максатка 74 миллион 762 мең сум каралган иде. Чепья-Пыжмара-Әтнә юлының Нөнәгәр борылышыннан Пыжмарага кадәр өлешенә яңадан асфальт җәелде, чыгымнары 35 миллион сумлык булды. Борнакның яңа фельдшер-акушерлык пункты яннары, район үзәгенең Чехов, Нариман, Чанышев урамнарының яраксыз урыннары алыштырып, өстәмә асфальтлау үткәрелде, Кариле аша Чепья ягына бара торган әйләнгеч юлда 10 миллион сумлык ремонт эшләре эшләнде.
Казан-Балтач-Малмыж федераль дәрәҗәдәге юлны тиешенчә тоту, шулай ук күперләрнең өслеген алыштыру, ремонтлау эшләре тиешенчә башкарылды. Урта Көшкәт авылында җәяүлеләр өчен тротуар салу, юлларны яктырту өчен 8 миллион 500 мең сум, Түбән Кенә авылының төп урамын яктырту өчен 4 миллион 500 мең сумлык эшләр үтәлде.
Авылларда үзара салым программасы кысаларында юлларны ремонтлау, тиешле таләпләргә китерү буенча 35 миллион сумлык эш каралып, Балтач «Агрохимсервис» оешмасы бу өлкәдә нәтиҗәле эшләде. Гамәлдәге юлларның асфальт-бетон өслеген ремонтлау барлыгы 2 километрда Яңгул, Әтнә авылында, Балтач бистәсенең өч урамында үтәлде һәм дүртенче номерлы балалар бакчасы бинасы тирәли салынган юлны тиешле нормативка китерү буенча эш башкарылды.
Район күмәк хуҗалыклары тарафыннан ел дәвамында заманча терлек тораклары төзү буенча күләмле эш алып барылды. «Кызыл юл» хуҗалыгы мегафермасында яңа бозаулату торагы сафка басты, «Дуслык» хуҗалыгындагы сөтчелек комплексына ике торак өстәлде, шулай ук «Сорнай» хуҗалыгында бозаулату торагы, «Сосна» хуҗалыгы мегафермасының икенче чиратта каралган терлек бинасы файдалануга тапшырылды, аны киңәйтү эшләре дәвам итә. «Бөрбаш», «Кама» хуҗалыкларында мегаферма төзелешләре төгәлләнү алдында, «Активист» та бу эшләрнең зур күләме инде башкарылып килә.
Бу елда да башкарылачак эшләр аз түгел. Сосна балалар бакчасында, Урта Кѳшкәт мәдәният йортында, Салавыч лицеенда ашханәдә ремонт эшләрен башкару, Алан авылында мәктәп-бакча комплексы, Иске Көшкәт авылында фельдшер-акушерлык пункты, «Дәүләт торак фонды» аша 12 фатирлы 3 катлы йорт тѳзү, Норма авылында урнашкан профлицей филиалы биналарына реконструкция үткәрү, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күпфатирлы алты йортның ишегалларын төзекләндерү, Балтач һәм башка авылларда су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау, республиканың «Газлаштыру» фонды аша «Чиста су» программасы буенча су кертү эшләре башкарылыр, дип фаразлыйбыз.
– Социаль өлкәдә алып барылган эшләргә дә тукталып китик әле...
– Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – халкыбызның сәламәтлеген саклау. Районда хәзерге көн таләпләре югарылыгында медицина хезмәте күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр булдырылган һәм республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән алар елдан-ел арта, киңәя. 2022 елда кайтарылган УЗИ, 3 тѳрле рентген аппаратуралары белән хастаханәбезне җиһазландыру бу юнәлештә алып барылган максатчан эш нәтиҗәсе.
Мәгариф өлкәсендә дә уңышларыбыз калку. Имтихан, аттестацияләр нәтиҗәләре – барысы да республиканың уртача күрсәткечләреннән югары. Бердәм дәүләт имтиханнарында 80 һәм аннан да югарырак балл җыючы укучыларыбыз саны да елдан-ел арта бара.
Укытучы-педагоглар, коллективлар, ясле-бакча тәрбиячеләре ел дәвамында төрле конкурсларда катнашып, шактый грантлар оттылар.
Мәдәният өлкәсендә ел дәва-мында алып барылган иҗади бәйгеләрдә яңа талантлар ачыла, үзенчәлекле коллективлар туп-лана. Карадуган авыл мәдәният йортының «Сәяр» драма коллективы Самара өлкәсендә узган драма коллективлары бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды һәм регионара «Урам театры» фестивалендә катнашып, Гран-при иясе булды. Әлеге тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә коллективка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Халык театры» исеме бирелде. Балалар сәнгать мәктәбе «Милли проект» кысаларында 7 миллион 346 мең сумлык музыкаль инстументлар белән тәэмин ителде.
Узып баручы ел дәверендә районыбыз спортчылары һәм җыелма командаларыбыз барлыгы 50 дән артык республика, Рәсәй, дөньякүләм спорт ярышларында катнаштылар. Татарча көрәш буенча дөнья Чемпионатында Руслан Рәфыйков, Илназ Минмуллин беренче урынны, республика ярышларында Айзат Гәрәев, Илназ Минмуллин 2 урынны яуладылар. Сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында Чулпан Габделганиева халыкара шашка ярышларында – 1 урын, респуб-ликаныкында Айгөл Газизуллина – 1, Рифкать Нәбиев 2 урын яуладылар.
Әмир Сөнгатуллин чаңгы спорты буенча «Россия Федерациясенең спорт остасы» нормативын үтәде. Калган спорт юнәлешләрендә дә уңышларыбыз саллы. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр арасында барган команда ярышларында без дә сынатмадык, авыл һәм шәһәр районнары арасында өченче призлы урынны алдык.
– Илебез һәм халкыбызга килгән авыр сынау вакыйгаларына тукталмый мөмкин түгелдер...
– Дөрестән дә, 2022 ел Сез искә төшергән вакыйгалар белән дә истә калыр һәм аның әһәмиятен хәзергә без тулысынча бәяли алмыйбыздыр. Бу очракта авыр кайгы килгән райондашларыбызга сабырлык телибез, ярдәмебездән ташламабыз, дип ышандырам. Алгы сызыкта илебез иминлеген сак-лаучы райондашларыбызга исә исән-имин туган якларыбызга, гаиләләре янына әйләнеп кайтырга язсын, дигән теләктә торабыз. Форсаттан файдаланып, газета аша егетләребезгә гуманитар ярдәм туплауда районыбызның мәрхәмәтле халкына, күмәк хуҗалык, оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, аны җыюда, илтеп тапшыруда эзлекле эш оештырган волонтерларга олы рәхмәтемне белдерәм.
Хѳрмәтле райондашлар! Ирешкән уңышларыбыз – барыбыз хезмәтенең уртак нәтиҗәсе. Район үсеше өчен куйган хезмәтегез, кылган игелекле гамәлләрегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Яңа елда ихлас күңелдән һәрберегезгә бәхет, гаиләгездә иминлек, эшләрегездә уңышлар, тыныч күк йөзе астында районыбызда бергә-бергә исән-имин яшәргә язсын иде дигән теләкләремне җиткерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев