Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа еллар котлы булсын, кадерле Балтачым!

Балтач ягын, аның уңган, кешелекле халкын Яңа ел белән чын йөрәктән котлыйм!

Әхмәт Мазһаров, академик, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, хакыйкый әгъзасы:
– Балтач ягын, аның уңган, кешелекле халкын Яңа ел белән чын йөрәктән котлыйм! Һәрбарчасына да эшләрендә, гаиләләрендә зур уңышлар, имин көннәр, якты хыяллар, муллык-бәрәкәт телим. Балтач – минем өчен кадерле, йөрәккә якын як. Балачагымның якты хатирәләре туган ягым белән бәйләнгән, белемгә-фәнгә омтылышларым да эчкән чишмә суларыннан, иркен болыннарыннан, гел үргә тартып торучы Сосна тау битләренең рухи йогынтысыннан килә торгандыр... Ямьле табигате, хезмәт сөйючән кешеләре булган Балтачым белән чиксез горурланам, әле дә ул үзенең егетен сагынып көтеп ала, якын итә. Яңа еллар котлы булсын, кадерле Балтачым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев