Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елың белән, әй, кешелек!

Гөлназ Гарипова, Төркиядә яшәүче якташыбыз

Гөлназ Гарипова, Төркиядә яшәүче якташыбыз:

Һәр яңа ел канат кага

минем күңел –

Яңа өмет тели, яңа юл.

Һәр төбәккә хәерләре белән,

Бәхет алып килсен Яңа ел!

 

Тырыш халкың,

нык тормышың белән

Яңа елга кереп барасың.

Яңа елың белән

туган ягым,

Яңа елың белән,

Балтачым!

 

Һәр урамың сөенеч урасын,

Гөрләп-җырлап яшә, авылым!

Яңа елың белән, Нөнәгәрем,

Яңа елың белән, Яңгулым!

 

Яңа елда күңелләр

бер булсын,

Бер булсын

фикерләр-карашлар.

Яңа еллар белән

авылдашлар,

Яңа еллар белән

якташлар!

 

Яңа ел - тынычлык елы булсын,

Иминлектә тусын

һәр таңың.

Яңа елың белән, әй, кешелек!

Яңа елың белән,

җир шарым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлназ, "ТАТАРинформ"да сине беренче күрәм. Котлыйм!!! Нәкъ Янгулда яшәүче дәү әниең Марзия апа Кадыйрова кебек, Татар милләтенең борыңгы катламнарында калган серен: Чулпылар чыңын, Талир тәңкәләр моңын, Иман калимә аһәңнәрен алып киләсең син бүгенге әдәбиятка! Сәламәт бул, яңада яңа иҗат уңышлары телим! Эльмира апа Шәрифуллина.