Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиһанда 21нче гасыр, ә ут юк

Безнең яшьлектә, ичмасам, урам утлары балкып утыра торган иде...

“ Исәнмесез! Мин Казанда яшим, ара-тирә  Балтачка  кайткалыйм,  Шода авылындагы туганнарыма да барам. Авыл инде элеккеге, яшьлектәге кебек  түгел,  ташландык өйләр күп, яшьләр китә, олылар гына калып бара дисәң дә була.  Бирегә кайткач, шул күңелне тырный: авыл кичләрен дөм караңгылыкта утыра. Кап-караңгыда фонарьсыз йөрү мөмкин түгел. Ул электр утын төнге 23 сәгатькә кадәр яндырсаң ярамый микәнни соң? Анда бит кешеләр яши, кичке вакытта да йөрергә туры килә, ләбса. Безнең яшьлектә, ичмасам, урам утлары балкып утыра торган иде,  ә  хәзер җиһанда  21нче гасыр, ә урамда  шыксыз шомлы караңгылык. Оят, билләһи.”

Гүзәл Нәбиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл урамы