Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиһанда күркәм бәйрәм – өлкәннәр көне

Инде бу атна башында ук олылар күңелен күреп, бәйрәм чаралары башланды. Иң беренчеләрдән булып район кулланучылар җәмгыяте үзендә эшләп чыккан өлкән буынны үзәк ашханәдә әзерләнгән табын артына кунакка дәште. Иртәге көннән, ягъни 1нче октябрьдән бәйрәм чын мәгънәсендә башланып, ун көн буе дәвам итәчәк.

Район күләмендә 1, 2 октябрь көннәрендә Балтач, Чепья зонасында өлкәннәрне тантаналы шартларда хөрмәтләү булачак, ул Балтач мәдәният үзәгендә, Чепья мәдәният йортында бәйрәм концертыннан, чәй табыныннан, сәяхәтләрдән, аеруча да өлкәннәрне яңа төзелгән, яңартылган объектлар белән якыннан таныштырудан гыйбарәт.
8нче октябрьдә "Балтач" спорткомплексында бишенче мәртәбә "Өченче буын"дип исемләнгән район ветераннарының спартакиадасы уза, спорт уеннары иртәнге сәгать 10да башланыр дип көтелә.
9нчы октябрьдә социаль яклау бүлегендә өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк, иртәнге 8 дән кичке 5 сәгать кәкадәр Балтач бистәсенең Һади Такташ урамы 3«а»адресы буенча (2нче катта, 1нче кабинет) хокук белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биредә аларны 8дән 11сәгатькә кадәр нотариус Гөлнара Хөснетдинова, юрист Раил Мостафин, 11дән 14 сәгатькә кадәр адвокат Рәшит Нәбиев, юрист-консультант Гүзәл Шәрәфетдинова, 14тән17 сәгатькә кадәр прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина кабул итәчәк, борчыган сорауларына җавап бирәчәк.
Ун көнлек барышында әби-бабаларыбызга чәчтарашханәләрдә ташламалы хезмәт күрсәтеләчәк, Балтач бистәсендәге "Орхидея", "Жемчуг", "Креатив"," Стиль", "Шанталь"дә (Кариледә) - 50, Ф.Газизовада - 40, Т.Хәкимовада 10процент ташламалар каралган.
Шулай ук декада вакытында балалар арасында "Минем яраткан әбием! Минем яраткан бабам!" дип исемләнгән открыткалар бәйгесенә йомгак ясалачак.
Өлкәннәр арасында үткән "Тукта, мизгел! Син гаҗәеп күркәмсең!?" бәйгесенең нәтиҗәләрен белә алырбыз.
"Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыятенең райондагы бүлеге оештырган милли кул эшләре күргәзмәсе дә битараф калдырмас.
Авыл җирлекләрендә мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре, авыл активистлары белән бергә кичәләр уздыру каралган. Бу күркәм бәйрәм һәрберебез өчен уртак, кадерле бәйрәм. Сөеклеләребезгә ягымлы карашыбызны кызганмыйча, җылы сүзләр әйтеп сөендерик, көн дәвамында теләкләребезне яудырыйк, өрмәгән җирләргә утыртмыйк, кадер-хөрмәтебезне ихластан белдерик. Бүген дә балаларым, оныкларым дип яшәүче, районыбызны, җәмгыятебезне күркәм гадәтләре белән матурлаучы, хәер-догаларын ирештереп торучы, үрнәк булырдай әби-бабаларыбыз алдында башыбызны иеп, чиксез рәхмәтләребезне белдерик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250