Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгулда Гаилә бәйрәме узды (фото)

Казанда тәмле пылау пеште, учакта шашлык кызды, самавырларда шифалы үлән чәйләре кайнады.

Безнең Яңгулның Тау асты урамы яшьләрнең, балаларның күплеге белән аерылып тора. И күңелле яшибез инде! 

9 июль көнне, урам башындагы чирәмлектә, шаулап-гөрләп Гаилә бәйрәме узды. Урамыбыз яшьләре бу бәйрәмне икенче ел оештыралар инде. Бәйрәм бигрәк тә балаларның күңелен күрүне күздә тотып үткәрелә. 

Нинди генә күңелле уеннар уйнамадылар алар! Кызыклы эстафеталар, капчык сугышы, таяк тартышу, аркан тартышу, әтәч куу, чүлмәк вату дисеңме...

Малайлар әтиләре белән берлектә агачтан тракторлар ясасалар, кызлар әниләре белән чигү чиктеләр. Балачакларын искә алып, уеннарга әти-әниләр дә катнашып киттеләр.

Казанда тәмле пылау пеште, учакта шашлык кызды, самавырларда шифалы үлән чәйләре кайнады. Балалар татлы мамык һәм поп-корн ашап кинәнделәр. Әле кунакка аю да килде! Менә ичмасам бәйрәм дисәңдә, бәйрәм булды бу! Бүләкләр дә бик мулдан өләшенде. Оныкларыбызның рәхәтләнеп ял итүен, сөенүләрен күреп, без — әби-бабайларның да куанычы эченә сыймады! 

Авыл бетмәсен, авыл яшәсен, дибез. Шушындый бердәм, дус-тату, авыл өчен янып-көеп йөрүче яшьләребез булганда, Иншә Аллах, гүзәл Яңгулыбыз гөрләп яшәр!

Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул