Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгулда коточкыч янгын булган, ярдәм кирәк, дигән язма эзеннән

Бу гаилә инде кая барыр, кая сыеныр, дигән сорау бар кешенең җанын айкады. Яңгуллылар, бөртекләп җыйган малның мизгел эчендә юкка чыгуын күрү бик авыр.

Ямьле май аеның уртасында Яңгул авылында Хәбибрахмановлар хуҗалыгында төнлә янгын чыгып, йорт, сарай, мунчаны кара көлгә әйләндерде, дигән куркыныч хәбәр күпләрне тетрәндерде.

Бу гаилә инде кая барыр, кая сыеныр, дигән сорау бар кешенең җанын айкады. Яңгуллылар, бөртекләп җыйган малның мизгел эчендә юкка чыгуын күрү бик авыр.

Башына килгән кешеләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, бу авыр хәлгә берегез дә битараф калмас, кулдан килгәнчә булышырбыз, материаль ярдәм (мөмкинчелегегездән чыгып) күрсәтербез, иншаллаһ, дип социаль челтәрләрдә языштылар. Алар һәм районның күп авыллары бу гаиләгә һәрьяклап ярдәм итәргә алындылар, вакытлыча тору урыны да табылды, соңрак яшәү өчен торак та булды. Кием-салымнар, гомумән, нәрсә кирәк, барысын да булдырырга тырыштылар. Яңгул авыл җирлеге, «Яңа тормыш» җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләрнең ярдәме, булышлыгы саллы булды.

Хәбибрахмановлар районыбызда эшләүче «Ингосстрах» оешмасына да бик рәхмәтле. Әле ярый вакытында өйләребезне иминиятләштергәнбез, бу оешма вәкилләре килеп, хәлне белеп, барлык рәсми кәгазьләрне тутыруда ярдәм итеп, тиз арада тиешле акчаларны юллап бирделәр. Алар булмаса, килеп туган матди авырлыкларны җиңеп чыгарга бик авыр булган булыр иде, диләр.

Халык юкка гына, тамчыдан күл җыела, дип әйтми. Авырлыклар, кайгы-хәсрәт килгәндә бергә булыйк, шатлыкларыбызны уртаклашыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев