Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгулда ничек итеп әрәпә җыйганнар? (фото)

Яңгуллылар Сабантуйга әзәр, ә сез?

Тиздән Сабантуйлар җитә! Димәк, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган — Әрәпә җыярга вакыт.

Сабантуйлар җитә башласа, күңел үзгә бер җилкенә. Аның сәбәбе дә бик гади: нәкъ шушы көнне ерактан кайткан туган-тумачалар төп нигезгә җыйнала, сыйныфташлар бер-берсе белән очраша һәм иң кадерле хатирәләрне күңелдә яңарта башлыйсың.

Яңгуллылар әнә шулай күркәм гадәт буенча җигүле ат белән авыл урамнары буенча йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйды. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән шау- гөр килеп узды. Монда өлкәннәр дә, яшьләр дә катнашты.

Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләкләре белән көтеп алды. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлге бәйләде. Авыл урамнарына җыр-моң таралды.

Яңгуллылар Сабантуйга әзәр, ә сез?

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы сабантуй Әрәпә