Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яппаров Ягъфәр Якуб улының бүген туган көне: исән булса аңа 100 яшь булган булыр иде

Ягъфәр Якуб улы 1924 елның 25 сентябрендә Таузар авылында туган.

Озак еллар дәвамында мәктәп директоры булып эшләп, Балтач районында һәм республика күләмендә танылган мәгариф хезмәткәре, сугыш һәм хезмәт Яппаров Ягъфәр Якуб улының бүген туган көне. Исән булса аңа 100 яшь булган булыр иде.

Ягъфәр Якуб улы 1924 елның 25 сентябрендә Таузар авылында туган. 1941 елда Балтач урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлап туган авылындагы «Көрәш» колхозында башта гади эшче, аннан соң бригадир булып эшли.

1942 елда армия сафларына алына һәм 1944 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче Украина фронты гаскәрләре сафында Днепрны кичү сугышларында була. Кривой Рог шәһәрен азат итү өчен барган авыр сугышлар вакытында каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Шушы ярадан ул инвалидлык ала һәм демобилизацияләнә.

Фронттан кайткач Я. Яппаров ВКП(б)ның Балтач район комитетында хәрби бүлек мөдире булып эшли. 1945-1953 елларда— Карадуган мәктәбендә укытучы, соңрак аның директоры. 1953 елда аны кабат партия эшенә алалар—ул райком секретаре ярдәмчесе, гомуми бүлек мөдире булып эшли. Шушы елларда читтән торып Казан дәүләт университетының математика факультетында укый, аны 1959 елда тәмамлый. Шул ук елда Чепья урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Егерме ел шушы коллективта эшләү дәверендә Я. Яппаров Чепья мәктәбен республика күләмендә данлы, иҗади эшләүче, алдынгы педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелдерде.
1979-1984 елларда Я. Яппаров Балтач урта мәктәбенә җитәкчелек итте. Педагогик хезмәттән аерылгач та хезмәт юлын туктатмады—1985 елдан ул Ленин исемендәге колхозның профсоюз комитеты рәисе булып эшләде.

Я. Я. Яппаров үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеге чорында гаять киң һәм актив җәмәгать эше алып барды. Ул ялкынлы лектор, оста пропагандист, яшьләрнең яраткан остазы иде. Озак еллар инвалидлар җәмгыятенең район идарәсен җитәкләде, район ветераннар советы идарәсе әгъзасы булды. Тирән белемле, зыялы, ихлас һәм шат күңелле, кешеләрне үз итә, ярата белүче шәхес буларак ул һәркемгә кирәк, һәрвакыт кешеләр арасында булды.

Я. Я. Яппаров хезмәт ияләре депутатларының 13-17 чакырылыш район Советы, күп мәртәбәләр Чепья авыл Советы депутаты булып сайланды. Ул Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде. Яшь буынны тәрбияләүдәге олы хезмәтләре өчен 1963 елның май аенда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Ветеран 2002 елның 23 октябрендә вафат булды. Туган авылы Таузар зиратына җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яппаров Ягъфәр Якуб улы