Яшел байлыкны саклыйк, урманчыны хөрмәтлик!
Урманчыларда бүгенге көндә кызу урак өсте. Барлык коллектив берләшеп, Субаш, Чепья, Яңгул авылларына һәм Балтач бистәсендә каралган тиешле урыннарга ике яшьлек үсентеләрне утырту буенча күләмле эш алып баралар. Фотода урманчылыкта озак еллар тырышып эшләүчеләр (сулдан уңга): Тәүфыйк Камалов, Равил Низамов, Фәргать Әкбәров, Марсель Низаметдинов һәм Фәргать Һадиев
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә, ягъни 18 сентябрь көнне урманчылык тармагында эшләүче хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Урманчы булып эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Балтач урманнары чикләре кайда? Әлеге сорауларга җавапны Балтач урман хуҗалыгының баш урманчысы, унҗиденче елын шушы өлкәдә эшләүче Фәргать Һадиев бирде.
– Урманчы булып теләсә кем эшли алмый. Урманчы булыр өчен ялкау булмаска кирәк, – дип сүзен башлады әңгәмәбезне Фәргать Фатыйхович. – Үзенә күрә безнең эшнең урак өсте дә бар. Ул язгы һәм көзге агач утырту вакытларына туры килә. Бүгенге көндә дә шундый чорыбыз. Шул ук вакытта урманчының тагын бер вазыйфасы бар, әгәр дә берәр җирдә төтен яки янгын чыга икән, я берәр гадәти булмаган хәл килеп чыга икән, ул ни булганын ачыклар өчен чаба. Һәм бу урманга куркыныч янаган вакытка гына кагылмый, авыл тирәсендә шундый хәл күзәтелсә дә, без битараф кала алмыйбыз. Чөнки кайбер авыллар урманга якын урнашкан һәм анда чыккан янгын урманга да күчәргә мөмкин. Җәй безнең өчен бик авыр чор, быелгысы бигрәк тә куркытты, корылык булу сәбәпле урманнарда 5 класслы янгын куркынычы да керттеләр бит. Ул инде урманга берәү дә керергә тиеш түгел дигәнне искәртә, – ди баш урманчы.
Әлеге язманы әзерләгән вакытта мин, журналист буларак кына түгел, шушы өлкәгә үзенең күпмедер гомерен багышлаган урманчы кызы (әтием Мансур Фәйзрахмановның рухына әлеге искә алулар дога булып барып ирешсә иде) буларак та яздым. Урманчылар үзләре утырткан урманнарны әни кеше баласын саклагандай саклый, үсә-үсә аларга соклана һәм инде буй җиткән агачларга карап горурлана. Без аңлап бетермәгән, гади агач итеп кенә караган каен, чыршы, усак һәм башкаларга алар башка күзлек аша карый. Алар аның авыруларына да игътибар итә, өй салырга иң шәп бүрәнәләрне дә әллә каян күреп әйтеп бирә, урмандагы иң яхшы җиләклекне дә, иң күп гөмбә үсә торган җирләрне дә белә алар. Урманчылар халыкка каршы эшләүчеләр түгел, ә алар белән аңлашып эшләүне, яшел байлыгыбызны бергәләп саклауны максат итеп алучылар. Моннан ничәдер ел элек әлеге һөнәр ияләренең дәрәҗәсе бик югары иде. Бүген инде ул югарылык юк диярлек. Ләкин шуны онытмасак иде. Гади күркәдән орлык алып, аны чәчеп, бик кечкенә үсентеләрне тәрбияләп, ике ел үстергәннән соң, алар тиешле җирләргә күчереп утырталар. Шушы агачларны ничә еллар дәвамында тәрбиялиләр. Без әлеге чорны күрми калабыз, эшләренең иң күп хезмәт сорый торган вакыты безгә билгесез булганга, урмандагы агачларны без үзләре генә үсә, аларны кайгыртучы юк дип тә карарга күнеккәнбез. Әңгәмәдәшем Фәргать Һадиевның шушы урында райондашларга мөрәҗәгате дә бар: «Без агачларны үсенте вакытыннан тырышып утыртабыз, бер гектарга 3810 үсенте керә, аларны аннан соң 6-7 ел карап, тәрбияләп торабыз, үләннәрен чабабыз, үсеп китә алмаганнары урынына икенчеләрен утыртабыз. Шушы хезмәтләрне район халкы аңласын, үсентеләрне таптамасыннар, урманчыларның һөнәрен хөрмәт итсеннәр иде».
Урманчы булып эшләүче-ләрне киңкырлы шәхесләр дияр идем. Алар кирәк чакта агроном да, тракторчы да, биолог та һәм башкасы. Бу хезмәткә тартылучылар хәзер бик күп түгел икән, бигрәк тә яшьләр буенча кыенлыклар бар, ди баш урманчы. Шулай да шушы юнәлештә укучылар әле бар һәм киләчәктә аларны үзебезнең урманнарны үстерүче итеп күрербез әле. Ә яшьләргә эш рәтен өйрәтерлек остазлар күп биредә. Кили питомнигында Нурания Гыйлемханова белән Руфия Хәбибуллина күпьеллар эшлиләр. Быел алар ике гектарга якын мәйдандагы үсенте чүпләрен утап, үзләренә йөкләнгән эшләрне төгәл үтәгәннәр. Урманчылар арасында озак еллар эшләүче, урманнарны үзләренең биш бармагыдай белүче Марсель Низаметдинов, Фәргать Әкбәров, Тәүфыйк Камаловны атап була. Эшчеләр арасыннан Петр Пет-ров, Владик Гайсин, Григорий Балтасевлар үз эшләрен еллар дәвамында тырышып башкаручылар. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган, ләкин эшләгән елларында хезмәтләре белән хөрмәт казанган кешеләр дә бар. Алар Бөрбаштан Таһир Исрафилов, Килидән Әнисә Гыйльфанова, Равил Закирҗанов, Чапшардан Мансур Әхтәмов. – Урманчылар бәйрәменә дә, өлкәннәр көнендә дә 18-20ләп кешегә бүләк өләшәбез. Бездә эшләп чыккан ветераннар онытылмый, аларга ярдәм көчле, – ди Фәргать Һадиев.
Урманчылар урманнарны кварталлап сөйләшә. Ә чынлыкта Балтач урманнары кайларга кадәр сузылган соң? – Безнең урманнарның бер кырые, Чепья ягыннан әйтсәк, Шода урманы дип йөртелә. Ә чынлыкта ул Мари Иленең Карлыган авылын узып китеп урнашкан. Анда 9 квартал, 900 гектар урман бар. Икенче ягын Тырыш урманнары дибез, анда 4 квартал урман бар, мәйдан ягыннан караганда 450 гектарны тәшкил итә. Ул инде Кукмара районы Тырыш дигән авыл янында. Өченчесенең бер ягы Бөрбашта бетә, ә икенче ягы Арча районының Бимәр дигән авыл янында. Дүртенче ягы Каргалы урманнары. Ул Соснадан 12 чакрымда урнашкан, анда 6 квартал. Ул Арча районына кереп тора. Шушыннан чыгып нәтиҗә ясап була, безнең урманнар өч район, ике өлкә белән чиктәшлек итә, – дип соравыма ачыклык кертте Фәргать Һадиев. Ә хәзер урманчыларның җаваплы мәйданнарын күзаллагыз. Агачны юк итәргә күп вакыт кирәкми, ә аны тәрбияләп, үстерер өчен дистә еллар үтә. Инде бүген утынга түгел, газга күбрәк өстенлек бирсәк тә, өйләрне дә агачтан түгел, заманча төзелеш материалларыннан салсак та, урмансыз яшәүне күзалдына китереп булмый. Саклыйк яшел байлыгыбызны, хөрмәтлик урманчыларның хезмәтен! Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан һәркайсына ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев