Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы ташу белән шаярырга ярамый

Хуҗалыгына су кергән кеше моның никадәр җитди икәнлеген аңлый

Март аеның яртысына җитәбез. Кояш та җиргә якыная башлады, карлар эри, сулар ага... Сулар агып кына калмый, өй асларына да керә, аскы урамнарда идәнгә кадәр менә хәтта. Язгы ташуга да озак калмагандыр инде.

Язгы ташуга хәзерлек һәм район халкының иминлеген кайгырту йөзеннән, сөйләшүләр инде күптән башланды, хәзерге вакытта бу юнәлештә эш бара. Бу чор халыктан да, җитәкчелектән дә кайгырту һәм игътибар таләп итә.

– Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты карары нигезендә, «Ташкын -2023» дигән план әзерләнде. – ди район башкарма комитеты җитәкчесе, район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе Айдар Хәйретдинов. – Әлеге план кабул ителгәчтен, барлык җитәкчеләрне җыеп, гадәттән тыш хәлләр комиссиясе белән берлектә утырыш үткәреп, урыннардагы җитәкчеләр алдына бурычлар куелды, шул рәвешчә шактый күләмле эшләр башкарылды. Яз без көткәннән дә иртәрәк килә, күрәсез. Шуңа бу юнәлештә тагын да ныклап эшлибез һәм эшләргә кирәк тә. Җаваплы җитәкче белдергәнчә, район буенча су басу куркынычы зур булган тирәлекләрдә, анда яшәүчеләрне зыяннан саклау буенча бистә, җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, «МДСУ-1», «ХЭС», «Русремстрой» оешмалары белән берлектә күләмле генә эшләр башкарылды, күперләр, юл аша үтә торган торбалар чистартылды.

Районда 30 күпер бар, шуның 7се Шушма елгасы аша үтә, 287 торба бар, боларның барысын да «Русремстрой» егетләре чистарта. 23 сусаклагыч бөя бар, алардагы суның күләмен, торышын җирлектәге җаваплы иптәшләр күзәтә, шуның унысы федераль милек булып санала, анысы «Мелиоратор» оешмасы күзәтүендә. Андый-мондый хәл була калса, кешеләрне Яңгул, Нөнәгәр, Балтач урта мәктәпләренә вакытлыча урнаштыру каралган.

Су басу куркынычы янаган урыннарга өч җирлек керә – бистәнең Комсомол, Тукай урамнары, Борнак авылы, Чутай авылының аскы өлешләре. Кугуборка һәм Шушма елгасы күтәрелгән очракта, биредә түбәндәге урамнарны су басу куркынычы яный. Шуңа күрә әлеге җирлекләрдә авыл башлыкларына инструктажлар үткәрергә, техникаларны барлап куярга кушылган, һәрбер кеше, һәрбер бала, һәрбер хуҗалык исәпкә алынган. Суның күтәрелү чоры, гадәттә, төнге вакытта. Халыкны йокысыннан уятып, бу хәбәрне җиткерү өчен төрле техник чаралар кулланырга мөмкиннәр, аларның исемлеге инде булдырылган. Шулай ук, мәчеттәге тавыш көчәйткеч аппаратураларны да кулланырга мөмкин икән. Су күтәрелгән очракта, шушы зонада яшәүчеләр тиз арада өеннән документларын, акчасын алып чыгып китәргә тиеш. Куркыныч янаган тирәлектә һәркемнең моңа әзер булуы шарт. Суның күләмен белеп булмый бит, резин итек белән дә чыланмый гына ерып чыгарга мөмкин, көймәләр, саллар да кирәк булуы бар. Бездә саллар юк инде, тик һәрбер балыкчыга көймәләрен әзерләп куюны сөйләшергә кушылган. «Ничек кенә булса да, без барыбыз да яхшыга юрарга тиеш, барыбызның да теләк бердер дип уйлыйм, язгы ташуны матур итеп, хәвеф - хәтәрсез уздырып җибәрергә язсын» , ди җитәкче.

Район гадәттән тыш хәлләр комиссиянең мөрәҗәгате:

– Язгы ташу белән белән шаярырга ярамый, түбәдән карларны төшерергә, саклык чараларын күрергә, канаулар казып, эшләрне су үтәрлек итеп башкарырга кирәк. Кайбер җирдә канаулар казылмаган, бу битарафлык дип уйлыйбыз. Кешеләр дәүләт оешмаларына гына сылтап калдырмасын, үз хуҗалыгын үзе карасын иде. Дәүләт оешмаларының да кеше ресурсы, техника ягыннан да мөмкинлекләре чикле. Кар астыннан чыккан чүпләрне дә вакытында җыештыра барып, тирә-ягыбызны да матурлап, чиасталык-пөхтәлек, борчулар күрми җәйләрне каршыласак иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу